Май бәйрәмнәрендә татарстанлыларны җиде көн ял көтә.
Яз һәм хезмәт бәйрәме яллары дүрт көнгә (1,2,3,4 май) сузылачак. 1 Май - бәйрәм, 2,3 май - шимбә, якшәмбе яллары. 4 майга исә быел якшәмбегә туры килгән 4 гыйнвар ялы күчә. Җиңү бәйрәмендә өч көн (9,10,11 май) ял итәчәкбез.