27 апрель 2015 яңалыклары
-
Үткән шимбәдә Әлки районның барлык авылларында өмәләр үткәрелде.
Үткән шимбәдә районның барлык авылларында өмәләр үткәрелде. Дөрес, алар бу язның беренче өмәләре булмады: авыл җирлекләре советлары, рәсми көне килеп җиткәнне көтеп тормыйча, урам-тыкрыкларны, елга-күл ярларын, юл буйларын җыештыруга берничә атна алдан керештеләр. Өмәләр үткәреп, авылларны тәртипкә китерергә өлгергән җирлекләр аз түгел. Ә илкүләм өмә игълан ителгән 25 апрельдә бу...
-
Әлки районында 609 кеше Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан акчалата бүләккә ия булды.
Районыбызда 609 кеше Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан акчалата бүләккә ия булды. Россия Президенты Указы нигезендә, 7 мең сум күләмендәге акчалата ярдәм Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарга бирелә. Әлеге бүләк яу кырында үлеп калган һәм сугыштан кайтып дөнья куйган ветераннарның тол хатыннарына да каралган. Шулай ук сугыш елларында тылда алты...
-
Беренче-икенче урыннар әлкилеләрдә
Кукмара районында каратэ кекусин буенча ачык ярышлар үткәрелеп, анда безнең спортчылар да катнашты. Яшь каратэчыларыбыз бик әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр: Яков Яганев (аның белән әтисе Евгений шөгыльләнә), Валерия Советникова беренче урынны, Мария Чернова икенче урынны алдылар. Кызларның тренеры Геннадий Вассунов.
-
Ике бәби туган
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән. Алар гаиләдә икенче һәм өченче балалар.
-
Әлки районы башлангычларның белеме тикшерелә
Бу көннәрдә мәктәпләрдә дүртенче сыйныфлар укучыларының белеменә мониторинг үткәрелә. Балаларның рус теле, математика, татар теле, әйләнә-тирә мохит фәннәре буенча башлангыч сыйныфларда алган белем дәрәҗәсе тикшерелә. Башлангыч сыйныфларны районда быел 221 бала тәмамлый. Алар барысы да мониторинг үтә. Аңлашыла ки, бу - мәктәпне тәмамлаганда тапшырасы бердәм дәүләт имтиханнарына үзенә күрә әзерлек.
-
“IТ-чемпион” республика бәйгесендә җиңү яулаган Әлки районы Югары Колчурино мәктәбенә бүләккә интерактив такта кайтты
"IТ-чемпион" республика бәйгесендә җиңү яулаган Югары Колчурино мәктәбенә бүләккә интерактив такта кайтты. Татарстан мәктәпләре арасында оештырылган "IТ-чемпион" бәйгесендә берничә ел эчендә мәктәпнең өч укучысы - Алина Филиппова, Николай Хвостов, Данил Варламов - җиңүче булдылар. Алар барысы да ноутбуклар белән бүләкләнде. Быел исә мәктәп үзе бәйгедә җиңүче дип табылды. -Безгә бүләк...
-
Әлки районы Еряпкино авылына борылган юл чатында яңа обелиск төзелеп килә
Еряпкино авылына борылган юл чатында яңа обелиск төзелеп килә. Элек бу авылдан сугышка киткәннәргә һәйкәл авыл уртасында урнашкан булган. Кызганыч, хәзер авыл үзе дә юк инде. Әмма Еряпкинодан чыккан, хәзер читтә яшәүче кешеләр авылдашлары истәлеген мәңгеләштерергә теләп, яңа обелиск төзүне тәкъдим иткәннәр, акча да җыйганнар. Бу изге эшкә "Хузангай" кооперативы,...