30 апрель 2015 яңалыклары
-
Урманда талпаннар уянган
Һөнәри вазыйфалары буенча куркыныч янаучы төркемгә караган кешеләргә вируслы талпан энцефалитына каршы прививка ясый башладылар. Былтыр 51 кеше имунлаштырылган булган: аларның 5се вакциналанган, 46 кешегә кабаттан ясалган. Татарстандагы 45 административ төбәкнең 26 сы вируслы талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы буенча имин түгел дип санала. Алар арасында безнең район да бар....
-
Әлки район газетасына 3709 кеше язылган
Быелның икенче яртысына әлкилеләр 7338 данә газета һәм журналга язылган. Боларның 3709 ы - "Әлки хәбәрләре", 2204 е - республика, 477 се - үзәк матбугат басмалары. Язылу кампаниясе июнь ахырына кадәр дәвам итә. Кайбер почтальоннар газетага яздыру планын үтәгәннәр дә инде. Иске Камкадан Гөлсинә Харисова, Хурададан Марина Хәйруллина әнә шундыйлар.
-
Әлки районы Иске Матак мәктәбе кубок белән бүләкләнде
Бу уку елында "Хезмәткә һәм саклануга әзер" (ГТО) спорт комплексын сынап карау буенча ирешкән уңышлары өчен Иске Матак мәктәбе коллективы республика Мәгариф министрлыгы кубогы белән бүләкләнде. Спортның күп төрләре, аеруча чаңгыда шуу буенча районда гына түгел, республика күләмендә призлы урыннар алып килүче мәктәп коллективына лаеклы бәя бу.