Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 12 май 2015 яңалыклары

    • 12 май 2015 - 15:33
      16 майда балалар ышаныч телефоны эшләячәк
      16 майда 10 нан 16 сәгатькә кадәр 291-25-50 күп каналлы телефоны буенча балалар ышаныч телефоны эше оештырыла. Әлеге чара "Полиция балачак сагында" акциясе кысаларында Татарстан Эчке эшләр министрлыгы базасында үткәрелә. Шылтыратулар барышында алынган мәгълүматлар барлык профилактика субъектлары белгечләре тарафыннан эшкәртеләчәк.
      695
      0
      0
    • 12 май 2015 - 14:30
      15 майда тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары кабул итә
      15 майда Нурлат шәһәрендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе начальнигы урынбасары, юстиция полковнигы Ильяс Масаллимов халыкны кабул итә. Моның өчен (884345) -2-68-29 телефоны аша алдан язылып куеп була. Кабул итү Нурлат районара тикшерү бүлегендә була (ул Нурлат шәһәре, Лихачев урамы, 13 нче йортта урнашкан).
      717
      0
      0
    • 12 май 2015 - 12:50
      Транспорт белән исерек килеш идарә иткән ике кеше тоткарланган
      Үткән атнада транспорт белән исерек килеш идарә иткән ике кеше тоткарланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре район территориясендә штрафларын вакытында түләмәүчеләрне административ җаваплылыкка тарту буенча да даими эш алып баралар. Мәгълүм булганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар ике ай эчендә түләнергә тиеш. Моны үтәмәүчеләрне кырыс җәза көтә. Узган атнада шундый ике...
      421
      0
      0
    • 12 май 2015 - 12:26
      Әлки районы басуларыныц 55 процентында орлыклар җир куенына салынды
      Районыбыз басуларында чәчелергә тиешле 48,7 мең гектар мәйданның 26,9 мең гектарында, ягъни 55 процентында, орлыклар җир куенына салынды. Игенчеләребез хәзер сабан культуралары белән беррәттән силос өчен кукуруз һәм көнбагыш чәчүдә эшли. Бөртек өчен кукуруз 5,8 мең гектарда чәчелергә тиеш булса, шуның 62 процентында эш төгәлләнде. Хәзер җирләрне үсентеләр тишелгәнче тырмалау,...
      1291
      0
      0
    • 12 май 2015 - 11:50
      Җиңү көне бәйрәме
      Фоторепортажның дәвамын безнең группада карый аласыз
      692
      0
      0
    • 12 май 2015 - 11:46
      Катюшинода Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр
      Советлар Союзы Герое Гордей Филипповның туган авылы Катюшинода Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Җиңү бәйрәме алдыннан авылга керүче юлга ике яклап яңа стендлар ясап куелды. Авыл уртасындагы обелиск та яңартылды. Бу авылда хәзер 12 генә кеше яши. Обелиск янында узган бәйрәм тантанасында аларның җидесе катнашкан. Югары Колчурино мәктәбе...
      922
      0
      0
    • 12 май 2015 - 10:44
      Республикада электрон түләүләр буенча рейтингта Әлки районы лидерлар арасында
      yandex.ru Районыбызда яшәүчеләрнең 30 проценты торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка төр түләүләрне электрон төстә башкара. Республикада электрон түләүләр буенча рейтинг та булдырылган. Районыбыз әлеге исемлектә лидерлар арасында. Бездән алда бары Яшел Үзән һәм Мөслим районнары гына. Электрон түләүләрне өйдәге яисә эш урынындагы компьютер аша башкарырга мөмкин. Болай түләүнең өстенлекләрен бик...
      1675
      0
      0
    Реклама