14 май 2015 яңалыклары
-
"Әлки хәбәрләре" газетасына ташламалы бәяләрдән язылып калырга өлгерегез
14 майдан 23 енә кадәр Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы үткәрелә. Декада вакытында кайбер басмаларга, шул исәптән район газетасына да, ташламалы бәяләрдән язылырга мөмкин булачак. Форсаттан файдаланып калыгыз. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.
-
Рөстәм Миңнеханов “Хузангай”дагы яңалыклар һәм башлангычларны хуплады
Әле май башында гына районыбызда Президент Рөстәм Миңнеханов булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышып китте. Ул бездә чәчүнең оештырылуын уңай бәяләде, ә "Хузангай"дагы яңалыклар һәм башлангычларны ошатуын, хуплавын белдерде. Шуннан ике көн үтүгә, 7 май кичендә үзәк телевидениедән яңгыраган куанычлы яңалык тагын канатландырып, үсендереп җибәрде. Бу көнне Россия Хөкүмәте...
-
17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә
yandex.ru Балалар ышаныч телефоны - 8-800-2000-122 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Ышаныч телефонының төп бурычы - балаларның зарларын тыңлау, тормышта катлаулы һәм авыр хәлләргә юлыккан сабыйларны яклау, аларга һәм әти-әниләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү. Балалар ышаныч телефонында махсус үкытылган белгечләр - психологлар эшли. Анда һәр кеше,...
-
Касыйм Зыятдинов пауэрлифтинг бәйгесендә ветераннар арасында икенче урынны яулый
Пауэрлифтинг буенча Бөгелмә шәһәрендә узган 8 нче республика турнирыннан районыбыз егетләре җиңү белән кайттылар. Касыйм Зыятдинов әлеге бәйгедә ветераннар арасында икенче урынны яулый. Ә ир-егетләр арасындагы ярышта ул иң югары нәтиҗә күрсәтеп беренчелекне ала. Илшат Фәсахов шул ук төрдә өченче була. Әлки данын яклап чыгыш ясаган Исмәгыйль Хәмидуллин, Рәшит Гарипов...