18 май 2015 яңалыклары
-
Әлки районы футболчылары – республика чемпионнары булдылар
ДЮСШ тренеры Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге 14-16 яшьлек үсмерләр командасы унынчы Татарстан җәйге укучылар спартакиадасында футбол буенча чемпион булды. Уртак максат белән берләшкән ун егет Урыссуда узган сайлап алу ярышларында да, финал матчларында да көндәшләрен бер шанс та бирми тар-мар иттеләр. Техника-тактика әзерлегенең барлык компонентларында үзенең югары осталыгын күрсәтеп, команда голкиперы...
-
Түбән Әлки мәктәбендә “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесенең район туры узды
Түбән Әлки мәктәбендә "Хәвефсез тәгәрмәч" республика бәйгесенең район туры узды. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары районның барлык мәктәпләрендә диярлек эшләп килә. Ел саен әлеге ЮИД отрядларының үзләрен өлгерлектә һәм тапкырлыкта сынап каравы инде традициягә әйләнде. Конкурста 9-11 яшьлек ике кыз һәм ике малайдан торган 8 команда ике төрле ярышта көч...
-
Исмәгыйль ага Хәмидуллин пауэрлифтинг ярышларында икенче урынга лаек булды
Исмәгыйль ага да сынатмады Якшәмбе көнне Нурлатта пауэрлифтинг буенча республиканың көньяк-көнчыгыш районнары спортчылары катнашында "SHIFA" компаниесе кубогына ярышлар булды. Анда безнекеләр дә катнашты. Айрат Зыятдинов 59 кг га кадәрге үлчәүдә II урынны, Касыйм Зыятдинов 120 кг нан артык авырлыктагылар арасында I урынны яуладылар. Ветераннарыбыз да сынатмады: Гарипов Рәшит М-3 төркемендә...
-
Рифкать Сәгъдиев Мактау грамотасына лаек булды
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рифкать Сәгъдиев физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен зур бүләккә - Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрының Мактау грамотасына лаек булды.
-
Әлки районында балаларның җәйге ялын оештыру буенча эш башланган
Уку елы әле дәвам итсә дә, районда балаларның җәйге ялын оештыру буенча эш башланган инде. 1 июньнән үк 24 мәктәптә башлангычлар өчен көндезге лагерьлар эшли башлаячак. Ә V-VIII сыйныф укучыларын мәктәпләр каршындагы ял һәм хезмәт лагерьлары көтәчәк. "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагеры 8 июньнән ачылыр дип көтелә. Анда җәй дәвамында 4...
-
18 майга һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 18 майда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Татарстан районнарында уртача һава температура бүген көндез 11-16 градус җылы булачак. Казанда бүген кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Һава температурасы көндез 12-14 градус җылы...