28 май 2015 яңалыклары
-
Бал кортларына зыяны тимәсен
Басуларны пестицидлар һәм башка агрохимикатлар белән эшкәрткәндә умарталар зыян күрергә тиеш түгел. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчеләр алдына шундый бурыч куя. Үсемлекләрне саклау максатында химик эшкәртү чаралары көндез бал кортлары очканда башкарылмаска тиеш. Химик эшкәртү башланыр алдыннан өч көн алдан хуҗалыклар халыкны бу хакта кисәтеп куярга бурычлылар. Умарта...
-
Бүген Әлки районы урта мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
Бүген урта мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Мәгълүм булганча, әлеге имтихан һәр чыгарылыш сыйныфы укучысы өчен мәҗбүри. Районыбызда бу имтиханны 97 укучы тапшырды. Имтихан тапшыручылар биремнәрне чишәргә һәм зур булмаган инша язарга тиешләр иде. Моның өчен аларга өч сәгать ярым вакыт бирелде. Ким дигәндә 24 балл...
-
Әлки районы Демидовка механизаторы Олег Серягин көненә 400 гектар эшкәртә
Демидовка механизаторы Олег Серягин яңа "Барс" үзйөрешле сиптерү агрегаты белән көненә 400 гектар мәйданны чүп үләннәренә каршы эшкәртә. Бу көннәрдә Олег "Салман" отрядының уҗым бодае басуында хезмәт куя. Чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерү, мәгълүм булганча, иртән һәм кичен эссе сүрелгән мәлдә башкарыла. Олег Серягинның эш вакыты иртәнге 4 тән 9...
-
Яңача ял итәргә өйрәнербез
Чикләре елдан-ел киңәя, ә кешеләре саны арта барган Базарлы Матакны биредә яшәүчеләр административ район үзәге итеп кенә түгел, яшәү өчен җайлы, хезмәт һәм ял шартлары тудырылган, күңелләребезгә якын, матур авыл итеп тә күрергә телиләр. Авылны яшелләндерү, биредә ял парклары төзү шушы максатны күздә тотып эшләнә дә инде. Базарлы Матакта әле...
-
Ике исерек шофер тоткарланган
Үткән атнада исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән ике йөртүче тоткарланган. Атна дәвамында видеокүзәтү җайланмалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 45 очрагын "теркәгән".
-
Базарлы Матактан Надяның рәсеме иң матур дип табылган
Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты үткәргән конкурста Базарлы Матактан Надежда Емельшина җиңү яулаган. Унике яшьлек Надя ясаган рәсемге жюри беренче урынны биргән. Надяны диплом, стена сәгате, уенчык һәм тәмле конфетлар белән бүләкләгәннәр.
-
Әлки районы Түбән Колчуринода 9 яшьлек малай суга бата
Түбән Колчуринода 9 яшьлек малай суга бата, бәхеткә, ул исән кала. Бу авыл янында кечерәк кенә буа бар. Бүген аны зурайтып, "Хузангай" басуларын сугарырлык итеп эшлиләр. Малай-шалай әлеге сулык янында уйнарга бик ярата. Якшәмбе көнне бер малай буа ярыннан суга егылып төшә, бата башлый. Шундагы икенче малай ярдәм сорап ерак...
-
Әлки районы урман хуҗалыгына 30 миллион сумнан артык бәяле махсус урман тракторы кайткан
Әлки урман хуҗалыгына 30 миллион сумнан артык бәяле махсус урман тракторы кайткан. Әлеге трактор урманда агачны аудара, ботакларыннан арындыра, кирәкле озынлыкта кисеп, әрдәнәләп өеп куя. Кыскасы, тулы бер урман кисүчеләр бригадасын алыштыра. Ә трактор белән бер генә кеше идарә итә. Урман хуҗалыгына әзер агачны төяп ташый торган махсус машина да...