1 июнь 2015 яңалыклары
-
Алда торган ике атна Әлки районда чисталык урнаштыру буенча удар көннәр дип игълан ителде
Алда торган ике атна районда чисталык урнаштыру буенча удар көннәр дип игълан ителде. Алдагы атналарда районда милли бәйрәмебез Сабан туйлары, күп җирдә авыл көннәре узачак. Бездә халык гомер-гомергә бәйрәмнәрне һәм кунак- төшемне җыештырынып, чистарынып, зур әзерлек белән каршы алган. Бүген дә бу күркәм гадәттән тайпылмаска кирәк. Районда яшәүче һәркем иң...
-
Әлки районында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үттеләр
Әлки районында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнен инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үттеләр. Районның барлык авылларыннан кунаклар балалар иҗат йортына чакырылды. Малайлар-кызлар бәйрәмгә әниләре я укытучылары белән килде. Биредә алар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Чәйләр эчеп, матур итеп...
-
Идел буйлап – Мәскәүгә
Базарлы Матакта яшәүче тыл ветераны Роза Курмашова Татарстан делегациясе составында Идел буйлап теплоходта сәяхәт итеп, Мәскәүдә булып кайтты. 19-29 майда республиканың бер төркем сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен теплоходта Идел буйлап сәяхәт оештырылган иде. Ветераннар күп кенә шәһәрләрдә туктап, истәлекле урыннарны тамаша кылганнар. Мәскәүдә дә алар өчен бихисап экскурсияләр оештырылган....
-
Әлки районы урманнарга чыгу чикләнә
Район территориясендә аномаль эсселек һәм янгын куркынычы саклана. Мондый шартларда ут-күз чыкмасын өчен янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Урманнарга чыгуны бик нык чикләргә кирәк. Ә инде урманга барырга туры килә икән, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарур. Урманда учак кабызу, коры үлән яндыру катгый тыела. Шырпы я тәмәке төпчеген...
-
Әлки районы ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Май аенда районда сигез бала дөньяга килгән, ә менә туй бер генә булган. Ел башыннан бирле исә яңа туган бәбиләр хисабына әлкилеләр 57 кешегә арткан. Дүрт айда 27 гаилә төзелгән, 12 пар аерылышкан. Май аенда 30 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән, ел башыннан бирле 142 әлкиле вафат булган.
-
Әлки районы өлкәннәребез спортта да сер бирми
Районыбыз җыелма командасы пенсионерларның бишенче республика спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады. Май азагында үткән әлеге олы бәйгедә районыбызның ун өлкән спортчысы катнашты. Иске Матак авылыннан Галина Исаева иң зур уңышка иреште - ул теннис буенча республикада икенче урынны яулады, көмеш медаль һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Йөгерү, йөзү, төз ату, комбинацияле...
-
Өчкә арттык
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз һәм бер малай дөньяга килде.
-
Әлки районы Бибай Чаллысында зиратны төзекләндереп торалар
Бибай Чаллысында соңгы йортыбыз - зиратларга игътибар зур. Җир кардан ачылуга авылның ир-атлары бердәм оешып зиратны чистартуга, коймаларын ремонтлауга керешәләр. Быел авылның хәзерге зиратының да, моннан 1000 еллар элек булганының да тирәсен ремонтлауны Базарлы Матакта яшәүче Раил Маннанов оештырды. Аның белән бергә Мөнир Зарипов, Җәлил һәм Илдар Мортазиннар күп эш...