6 июнь 2015 яңалыклары
-
Депутат Әлки приютында булды
Бу атнада "Каенкай" приютында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев булып китте. Депутат приют белән танышты, балалар белән аралашты-әңгәмә корды. Ул балаларга канцелярия һәм спорт товарлары бүләк итте, тәм-томнар белән сыйлады.
-
Хәйруллин Хәйрия фонды бүләге
Хәйруллин Хәйрия фонды Яңа Салман приютында тәрбияләнүче сабыйлар өчен Казандагы "Әкият" курчак театрына сәяхәт оештырды. Балаларны Халыкара яклау көнендә 15 малай һәм кыз гаҗәеп матур курчак театрында булып, "Бәләкәч һәм Карлсон" спектаклен карап кайттылар.
-
Россия көнен спорт бәйгеләре белән каршылыйбыз
12 июнь - Россия көнен "Бердәм Россия" партиясе футбол ярышлары белән билгеләп үтәргә җыена. Исегезгә төшерәбез: "Бердәм Россия" партиясе авыл җирлекләрендә җирле үзидарә советларына депутатлыкка кандидатлар арасында партия эчендә тавыш бирү - праймериз үткәрде. Районда праймериз 21 мәйданда үтте, анда 315 кандидат, 562 сайлаучы (выборщик) катнашты. 12 июньдә район үзәгендә...
-
Яшь талантларыбыз көндәшлеккә сәләтле булсын
Талантсыз балалар юк, балага табигатьтән бирелгән сәләтне вакытында күреп алырга, үстерә белергә генә кирәк, диләр. "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестивале бу җәһәттән балаларга зур мөмкинлекләр тудыра. Җыр-биюгә, нәфис сүзгә, сәнгатьнең бүтән төрләренә сәләте булган күпме малайлар-кызлар шушы фестиваль кысаларында сәхнәгә күтәрелде, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Үз өстендә эшләп, талантын тагын да үстереп бөтен...