10 июнь 2015 яңалыклары
-
Мохтаҗларга безнең ярдәм кирәк
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге аз керемле, мохтаҗ гаиләләргә кием-салым һәм бүтән кирәк-яраклар белән булыша. Үзәк район халкын да "Янәшәңдәгеләргә ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Тормышта авыр хәлдә калган, мохтаҗлык кичерүче райондашларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр "Кайгырту" үзәгенә (социаль яклау бүлеге бинасы, 2 нче кат) әйберләр китерә алалар. Биредә балалар...
-
Ямьле булсын, гөрләп узсын Сабан туйлары!
Бу атнаның шимбәсендә, 13 июньдә, район Сабан туе була. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә торган Сабан туе татарларның гына түгел, барлык райондашларыбызның көтеп алган, яраткан бәйрәменә әверелде. Ул быел да милли бизәкләргә бай булып, дәртле көйләр, күңелле җырлар, кызыклы һәм мавыктыргыч уен-бәйгеләр белән тулып торыр. Бәйрәм тантанасының түрендә сабан батырлары,...
-
Китаплар – наркотикларга каршы
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында район үзәк китапханәсендә үсмерләр өчен видеофильм күрсәтелде, әңгәмә үткәрелде. "Җимерелгән яшьлек" дип аталган фильмның нигезендә яшь наркоманнарның үз тормышлары турында ачыктан-ачык бәян иткән хикәятләре ята. Үсмерләр наркотиклар тарафыннан җимерелгән, гарипләнгән язмышларны күрделәр. Реаль кешеләр тормышыннан алынган фактлар, наркотиклар турындагы ачы хакыйкатъ үсмерләргә тәэсир итми калмады. Соңыннан...
-
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнехановның 2015 ел Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләве
Хөрмәтле татарстанлылар! Хөрмәтле дуслар! Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләүче әлеге бәйрәм безне тәүге чыганакларга һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннар арасындагы рухи бәйләнешне ныгыта. Сабан туе - барлык татарларның...