11 июнь 2015 яңалыклары
-
Бүген, Россия көне алдыннан, Әлки районынында 14 яшьләре тулган 19 егет һәм кызга тантаналы төстә төп документлары – паспорт тапшырылды
Бүген, Россия көне алдыннан, Әлки районынында 14 яшьләре тулган 19 егет һәм кызга тантаналы төстә төп документлары - паспорт тапшырылды. Әлеге чара балалар иҗат йортында бәйрәм рухында узды. Балалар тормышындагы бу гаять мөһим һәм истәлекле вакыйгада аларның әти-әниләре , укытучылары, мәктәп укучылары да катнашты. Үсмерләргә паспортларны район башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Манараны бергәләп торгыздык
Кышның җил-давыллары Яңа Салман мәчетенең манарасын аударган иде. Бу хәлне авылдашларыбыз күңелләренә якын алып, манараны торгызырга булдылар һәм һәрберсе үзеннән өлеш кертергә ашыкты. Яңа Салманда туып-үскән, хәзер читтә яшәүче Әмир Сәлахов бигрәк тырышты: ул манараны күтәрүдә булышты, мәчеткә пластик тәрәзәләр, алтын йөгертелгән ай куйдырды, мәчет идәненә палас алып кайтып җәйде....
-
Төрмә акылга утыртмасмы
Җинаять кылган өчен җәза котылгысыз. Җинаять җәзасы нинди максатларны күздә тота соң? Беренчедән, бу - социаль гаделлекне торгызу. Икенчедән, хөкем ителүченең төзәлүенә ирешү. Тагын бер мөһим максат - яңа җинаятьләр кылуны булдырмау. Төзәлгән, ягъни үзенең гаебен аңлап туры юлга баскан кеше хокук тәртибен бозмаска, җинаять кылмаска тырышачак. Әмма иректән мәхрүм...
-
Көрәшче сөлгесе – кызның нечкә билендә
Көрәшче дигәч тә, нык беләкле, киң җилкәле баһадир ир-егетләрне күз алдына китерәбез, шулай бит? Һәрхәлдә нечкә билле җыйнак кыз бала образы тумый шул инде күңелдә. Күптән түгел билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңү яулаган Регина Нуртдинова белән сөйләшкәндә әнә шундый каршылыклы уйлар аптыратты мине. -Абыем Илгизәр көрәш белән шөгыльләнә иде,...
-
Әлки районы Яңа Әнҗерә дә юллы була
Районыбызда юллар төзү һәм ремонтлау эшләре тынып тормый. "Алексеевскдорстрой"ның район филиалы эшчеләре Кошкидан Спас районының ИжБорискино авылына кадәр каты түшәмәле юл салуны төгәлләп киләләр. Якын көннәрдә Чуаш Шәпкәсе-Яңа Сихтермә автомобиль юлын ремонтлау да тәмамланачак. Нурлат юлының төзекләнүен көтүчеләр дә сөенә ала. Киләсе атнада Базарлы Матак-Мамыклы автоюлы тулысынча әзер булачак. Альберт...
-
Әлки районның барлык белем йортларында да каникулның беренче көненнән мәктәп яны лагерьлары эшли
Районның барлык белем йортларында да каникулның беренче көненнән мәктәп яны лагерьлары эшли. Аларда беренче сменада 440 бала - нигездә башлангыч сыйныфлар укучылары ял итә. Сигез мәктәптә икенче смена да булачак. Балалар спорт бәйгеләрендә катнашалар, рәсем ясауда ярышалар, музейларга, экскурсияләргә йөриләр. Аларны туклыклы, тәмле ашаталар. 22 мәктәптә хезмәт һәм ял лагерьлары...