Әлки район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегеннән берьюлы дүрт нарасыйны өйләренә озаттылар
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегеннән берьюлы дүрт нарасыйны өйләренә озаттылар. Мондый "уңдырышлы" атналар гел булмый, шуңа да бу сөенечле вакыйга чын бәйрәм төсе алды.
Тудыру бүлеге каршында шарлар белән бизәлгән машиналар тезелгән, чәчәкләр тоткан дулкынланган әтиләр, туган-тумачалар мәш килә.
Шулай шул, бала туу - шатлыкларның иң-иң зурысы. Америкада бугай,...