20 июнь 2015 яңалыклары
-
Истәлек медальләре тапшырылды
Бер төркем әлкилеләргә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган "2013 елда Казанда ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада" истәлек медале һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Әлеге бүләккә Казанда узган Студентлар җәйге уеннарына әзерлек барышында төрле төзелеш эшләрендә катнашкан райондашларыбыз лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында район башкарма җитәкчесе Александр Никошин, район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов,...
-
Алдан язылып куегыз
1 июльдән "Татарстан Почтасы" 2016 елның беренче яртысы өчен матбугат басмаларына алдан язылуны башлап җибәрде. "Әлки хәбәрләре" газетасына сез киләсе ел өчен быелның икенче яртысы бәяләреннән язылып куя аласыз. Товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә бәяләр әледән-әле артып тора. Газеталарга язылу бәяләренең дә алга таба нинди буласы мәгълүм түгел. Боларны исәпкә алсаң,...
-
Кагыйдә үтәү инспекторга түгел, үз хәвефсезлегең өчен кирәк
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыгарга җыенгач ук юл-патруль службасы өлкән инспекторы Рафис Хатыйпов бүген юлларда балалар иминлегенә аеруча әһәмият бирүләрен искәртеп куйды. -"Игътибар - балалар!" профилактика операциясе бара бит. Без балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә бигрәк тә игътибар итәбез. Автомобильләрдә балаларның махсус креслоларда йөртелүен дә күз уңында тотабыз,-диде. Өлкән инспектор...