25 июнь 2015 яңалыклары
-
Терлек азыгы хәзерлиләр
Районда бүген 35 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 10 меңе свым сыерлары. Мал үстерүчеләребез хәзер бар көчен терлек азыгы хәзерләүгә юнәлтә. 25 июньгә районда 40,6 мең тонна сенаж, 4,8 мең тонна печән, 5,5 мең тонна яфрак азык хәзерләгән.
-
Әлки районы терлекчеләре бүген кабул итү пунктларына көн саен уртача 128 тонна сөт җитештереп озаталар
Районыбыз терлекчеләре бүген кабул итү пунктларына көн саен уртача 128 тонна сөт җитештереп озаталар. Бу бер сыерга исәпләгәндә 13,4 килограмм. Әлеге күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк. Авыл халкы исә көненә уртача 127 тонна сөт сата. Ташбилге, Чаллы, Салман, Алпар, Камка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр көн саен...
-
Әлки районы ике мәдәният йорты яңа казанлы булды
Иске Тахтала, Алпар мәдәният йортларына газ белән эшли торган яңа казаннар кайтарылды. Бу республиканың махсус программасы нигезендә башкарылды. Бүген газ казаннарын урнаштыру өчен кирәкле җиһазлар сатып алу эшләре бара.
-
Сайлаучылар Президентлыкка кандидатлар белән очраша
27 июньдә Казанда Теннис академиясе бинасында Татарстан Президенты вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар сайлаучылар белән очрашачак. Анда безнең районнан да 24 кеше катнаша. Быел сентябрьдә узасы Татарстан Президенты сайлауларына "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге үз кандидатларын праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү юлы белән тәкъдим итәчәк. Илебездә беренче тапкыр...
-
Безнең футболчылар – җиңүче
Район ДЮСШ командасы футбол буенча район чемпионатының беренче әйләнешендә "Б" дивизионында беренчелекне яулауга иреште. Чемпионат 1998 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында үткәрелә. Команданың анда уңышлы старт алуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бу атна башында - өченче һәм дүртенче турларда малайларга шактый кыен шартларда - 35 градус эсседә уйнарга...