30 июнь 2015 яңалыклары
-
Ниһаять, Әлки районы авылларына дә яңгыр килде
Кичә, район авылларында озак көтелгән яңгыр яуды. Яз башыннан бирле явым-төшем күрмәгән басу-кырлар шифалы дымга тиенде. Төш вакыты узуга күк йөзе болытлап, яңгыр ява башлады. Чаллы, Түбән һәм Югары Әлки, Әхмәт якларында яшенле яңгыр чиләкләп койды. Ташбилгедә көчле җилнең өй түбәләрен каеру очраклары да булды, диделәр. Ә менә Мулланур Вахитов...
-
Әлки сайлаучылары Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде
27 июньдә Казанда Татарстан Президенты вазыйфасына алга таба кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатуралар билгеләү буенча "Бердәм Россия" партиясе эчендә башлангыч тавыш бирүдә районыбыздан да бер төркем сайлаучылар катнашты. Праймериз Казанда Теннис академиясе бинасында узды. Биредә республиканың барлык төбәкләреннән вәкилләр килгән иде. Сайлаучылар каршында иҗтимагый оешмалар тарафыннан республика Президенты вазыйфасына тәкъдим...
-
“Бердәм Россия”нең Әлки җирле бүлеге конференциясе
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең 23 нче конференциясе булды. "Бердәм Россия" партиясе район җирле бүлегенең алдагы чорга бурычлары һәм сайлау алды программасы турында бүлек секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе урывнбасары Мария Платонова чыгыш ясады. Конференциядә Әлки муниципаль районы территориясендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Әхмәров физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының "Физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. ДЮСШ тренерлары Роберт Зарипов һәм Гөлчәчәк Камалова әлеге министрлыкның Мактау грамотасына ия булдылар.
-
Әлки районы Чуаш Борнае кызы Юлия Еликова “Уяв чибәре – 2015” бәйгесендә җиңү яулады
Чуаш Борнае кызы Юлия Еликова "Уяв чибәре - 2015" бәйгесендә җиңү яулады. Юлиянең "Чуаш чибәре" район бәйгесе җиңүчесе булуы хакында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Ул үткән шимбәдә Нурлатта узган Бөтенроссия Уяв чуаш милли бәйрәмендә чибәрләр бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясады. Сигез конкурсантка арасында жюри 18 яшьлек Юлия...