3 июль 2015 яңалыклары
-
Депутат ифтар мәҗлесе үткәрде
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев ифтар мәҗлесе үткәрде. Район үзәгендәге "Йолдызлык" кафесына мул итеп әзерләнгән зур табынга район авылларыннан мәчет картлары чакырылды. Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, депутат Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова изге Рамазан ае белән котладылар, җәйге озын көннәрдә Ходай ризалыгы өчен зур сабырлык белән...
-
Әлки районы Иске һәм Яңа Алпар авыллары уртасында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Иске һәм Яңа Алпар авыллары уртасында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ике авылдан бик күп халык җыелган әлеге тантанада район җитәкчесе Александр Никошин, республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та катнаштылар. -Бу ФАП мин белгәннән бирле алтынчы йортка күчә инде. Элеккеләре агач биналарда, салкын, шыксыз булып хәтердә калган,-ди Алпар авылына...
-
Быел Әлки районы Юхмачы участок хастаханәсе зур яңарыш кичерде – "Төзелеш" җәмгыяте биредә капитал ремонт эшләрен төгәлләде
Быел Юхмачы участок хастаханәсе зур яңарыш кичерде - "Төзелеш" җәмгыяте биредә капитал ремонт эшләрен төгәлләде. Татарстан хөкүмәте биргән 5 миллион сумнан артык акчага хастаханәнең стационар өлешен, поликлиникасын өр-яңадан диярлек ремонтлап чыкканнар. 500 квадрат метрга якын мәйдан яңарыш кичергән. Юхмачы хастаханәсе төзелгәндә үк искергән бина. Аңа нигез салынудан файдалануга тапшырылганчы ике...
-
Укырга чакыралар
Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалы 9 сыйныфны тәмамлаган егет-кызларны 2015-2016 уку елына түбәндәге профессияләр буенча укырга чакыра: 1. Авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты -ВСДЕF категорияле тракторчы -"В", "С" категорияле автомобиль йөртүче 2.Пешекче-кондитер. Кичке курсларга: -"С", "Д" категорияле тракторчы -эретеп ябыштыручы. Белешмәләр өчен 20-3-57, 20-3-56 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә. Кабул итү комиссиясе...
-
Бразилия кунакларын гаҗәпләндергәнбез
Бразилиядән килгән делегация Карга һәм Чуаш Кичүе мегафермалары эшен зур кызыксыну белән карап йөрде. Безнең райондагы кебек бер урында биш-алты мең баш мал асрау тәҗрибәсе моннан алда Европа илләреннән килгән терлекчелек тармагы белгечләре өчен дә гаҗәп тоелган иде. Инде Бразилия делегациясе (аның җитәкчесе Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы Берләшкән Милләтләр оешмасы...
-
Малларны кигәвеннән коткарыгыз
Җәй мал-туар өчен мул ризыклы чор, әмма аларны бөҗәкләр тешләп интектерә. Көтүдәге терлекләр кигәвеннән, черкидән, вак чебеннән бигрәк тә җәфа чигә. Шуның аркасында аларның сөт бирүе 15 процентка кадәр азая, артымы кими. Район ветеринария берләшмәсе халыкка малларын шул бөҗәкләрдән саклау өчен төрле препаратлар тәкъдим итә. Алар белән терлекләрне бер тапкыр...
-
Әлки районы “Яшь имәннәр” дә икенче смена башлана
7 июльдән "Яшь имәннәр" савыктыру лагерында икенче смена эшли башлый. Балалар белән тәҗрибәле педагоглар төрле күңелле уеннар, кызыклы һәм файдалы тәрбия чаралары оештыра. Малайлар-кызларга тәмле ризык, иң мөһиме, саф урман һавасы алдагы уку елына җитәрлек көч бирер. Баласын лагерьда 21 көн буе ял иттерергә теләгән ата-анага нибары 2115 сум акча...
-
Халыкара наркотикларга каршы көрәш көнендә Әлки районы Балалар иҗат йортында "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" акциясе үткәрелде
Халыкара наркотикларга каршы көрәш көнендә Балалар иҗат йортында "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" акциясе үткәрелде. Бу "Наркотикларсыз тормыш" айлыгын йомгаклау чарасы да булды. Каникулның иң кызган чагы булуга карамастан, балалар иҗат йортының тамаша залы укучылар белән тулы иде. Урамда кояшлы җәйге көн ымсындырып торганда балаларның озаклап нотык, үгет-нәсихәт тыңлап утырасы...