15 июль 2015 яңалыклары
-
Азык хәзерләү өчен вакыт та, мөмкинлек тә бар
Әлки районы буенча 25 мең шартлы баш терлек исәптә. Шуларга барлыгы 23,5 мең тонна азык берәмлеге хәзерләнгән. Бу бер баш терлеккә 8,7 центнер туры килә дигән сүз. 55,9 мең тонна сенаж (ихтыяҗның 82 проценты), 17,5 мең тонна печән запасы булдырылды. Шуның 5,8 мең тоннасы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә. Малларга...
-
Декада нәтиҗәсез калмас
Сәүдә нокталары аша спиртлы эчемлекләр сату республикада сизелерлек кимегән. Бу күренеш безнең районда да күзәтелә: үткән елның биш аенда бер кешегә исәпләгәндә 4,4 литр аракы сатылса, быел ул 4,1 литрга калган. Белгечләр әйтүенчә, чынбарлыкта аракы эчү күләме кимеми. Бары алкогольле эчемлекләрне законсыз сату, көмешкә кайнатып реализацияләү кебек яман эшләр чәчәк...
-
Читтән килүчеләр кимегән
Быелның алты аенда чит илләрдән Әлки районына 57 кеше килгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда килүчеләр саны 10 кешегә кимрәк. Аларның күпчелеге үзбәкләр (28 кеше), әрмәннәр (9), таҗиклар (7). Районга килүчеләрнең 36 сы эшкә урнашу теләге белдергән. Украинадан исә ел башыннан бирле безнең районда ике генә кеше булып киткән.
-
Исерек йөртүчеләргә җәза кырыслана
Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен хәзер җинаять җаваплылыгына тарту карала. РФ Җинаять кодексына шул хактагы төзәтмәләр көченә керде. Транспорт чарасы белән кабат исерек килеш идарә иткән өчен җәза кырыслана. Мондый кагыйдә бозучыга 200-300 мең сум күләмендә (яисә хезмәт хакы я булмаса гаепле кешенең бер елдан ике елга кадәр...
-
Нәни әлкилеләргә урыннар җитәрлек булачак
Сабыйларга мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк инде тиешле тәрбия һәм күнекмәләр бирергә, аларның рухи һәм физик әзерлеген тәэмин итүгә зур әһәмият бирелә. Бу мөһим эш - бурыч мәктәпкәчә учреждениеләргә -балалар бакчаларына йөкләнә. Аңлашыла ки, моның өчен балалар бакчаларында тиешле шартлар, иң мөһиме - урын җитәрлек булырга тиеш. -Мин сезгә ел...
-
Хуҗасыз этләргә каршы көрәш
Базарлы Матак урамнарында, шулай ук районның башка авылларында да хуҗасыз этләр өерләре күбәйде. Район хакимияте һәм "Роспотребнадзор" оешмасы адресларына кешеләрдән әлеге хәлдән зарланып язган хатлар керә. Шуларның берсендә район үзәгендәге "Каенкай" балалар бакчасы янында этләрнең өер-өер йөрүләре, балаларны, хәтта ата-аналарны да куркытулары турында язылган. Әлеге фактларга нигезләнеп, Базарлы Матак авыл...
-
Көненә 10 тонна сөт савыла
"Чаллы" терлекчелек комплексының азык утарларында 6,3 мең тонна сенаж салынган, 90 тонна печән хәзерләнгән. Комплекс директоры Илдар Вафин әйтүенчә, малларны кышлатуга 13 мең тонна сенаж, 18-19 мең тонна силос запасы кирәк. Терлекләр өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләү мөмкинлеге бар. Бу мөһим эшне соңгы көннәрдә туктамыйча яуган яңгырлар гына бераз тоткарлады....