16 июль 2015 яңалыклары
-
Су кая югалган булган
Иң кызу, коры көннәрдә Иске Баллыкүл авылының дүрт хуҗалыгы айдан артык сусыз утырды. Авылга күптән түгел генә су башнясы бастырып, яңа трасса салганнар иде. Һәр йортта су шарлап агып торырга тиеш кебек. Ә монда авылның дүрт хуҗалыгында су тәүлек әйләнәсе таммый да. Район коммуналь челтәрләре егетләре сәбәпне эзләп су трассасын...
-
Җәйне лагерьда ял итеп үткәрәләр
Халыкны социаль яклау бүлеге тырышлыгы белән 9 бала Чистайдагы "Раздолье" лагерында ял итеп кайткан. Бу артык шук, тиктормас балаларга алга таба да күз-колак булып тору өчен хәзер инде аларны "Яшь имәннәр"гә җибәргәннәр. Ә 19 июльдә 10 укучы Яшел Үзәндәге "Горковец" лагерына китәчәк. Алар анда 20 көннән артык ял итәчәк.
-
Мәктәп букчасын бүләк итеп бирәчәкләр
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе игълан ителгәнгә бер ай чамасы вакыт үтте. Һәр елдагыча, беренче сыйныфка керәчәк укучыларны (ә алар барлыгы 217 әү) бушлай портфельләр белән Хәйруллинның Хәйрия фонды тәэмин итәргә әзер. Фонд шулай ук 28 спорт костюмы да вәгъдә итә. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та иң кечкенә...
-
Ике ил гражданины булсаң
Башка бүтән ил гражданлыгына да ия булган Россия гражданнары 2016 елның 1 гыйнварына кадәр бу турыда федераль миграция хезмәте территориаль пунктына хәбәр итәргә (белдерү хаты җибәрергә) тиешләр. Бу шулай ук башка илдә яшәүгә рөхсәте (вид на жительство) яисә чит илдә даими яшәргә хокук бирүче башка төрле документы булган кешеләргә дә...
-
Президент программалары гамәлдә
Түбән Әлки мәктәбендә ремонт кышкы айларда ук башланып китте. Төзүчеләр беренче эш итеп салкын көннәрдә җылы тотмаган тәрәзәләрне алыштырдылар. Республика Президент программасы нигезендә бу мәктәпне ремонтлауга 16,5 миллион сумнан артык акча бирелә. Әлеге сумма моңа кадәр райондагы мәктәпләрне ремонтлауга бирелгән средстволар арасында иң зурысы. Ремонт бәясен исәпләгәндә бинаның зур һәм...