20 июль 2015 яңалыклары
-
Яңа Әнҗерәдә юбилей булачак
Яңа Әнҗерә авылына нигез салынуга 90 ел тулган. Мондый күренекле датаны шушы кечкенә авыл халкы зурлап бәйрәм итәргә җыена. 8 августта биредә Авыл көне үткәрергә уйлыйлар. Шунда ук Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә куелган стеланы да тантаналы итеп ачачаклар икән. Яңә Әнҗерә үз балаларын кунакка көтә.
-
Христианнарны епископ белән очрашуга чакыралар
26 июльдә Түбән Колчурино авылына Чистай, Түбән Кама епископы Пармен килә. Аның белән очрашырга теләгән һәркемне иртәнге 8 сәгатьтә башланасы тантаналы гыйбадәткә чакыралар. Ул тәмамлангач епископ Түбән Колчурино чиркәвендәге кыңгырауларны изгеләштерәчәк.
-
Әлки районы игенчеләре уракка төште
Әлки районы механизаторлары уракка төште. Игенчеләр алдында 35600 гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора. "Хузангай", "Юхмачы", "Борискино" хуҗалыклары кичә, 19 июльдә көзге бодайны суктыруга кереште. Һәр гектардан уртача уңыш 21 центнер тәшкил итә.
-
Берничә авылда бакчалар ябылды
Быел районның берничә авылында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре ябылды. Төгәлбәй, Яңа Чаллы, Каракүл авылларында бакчага йөртергә балалар юк, ә Югары Кәчидә, әлегә сабыйлар булса да, ата-аналар бакча өчен бәяне кыйммәт санап, нәниләрен өйдә тотуны өстен күрәләр.
-
Өч категориягә укыталар
Әлки оборона спорт-техник оешмасында (ОСТО-ДОСААФ) бүгенге көндә өч категория буенча шоферлар әзерлиләр. Һәр төркемдә унлап кеше укый. "Е"категориясен алырга теләүчеләр укуларын августта, "Д" категориясенә укучылар сентябрьдә тәмамлаячак. Ә "С" категориясен алу өчен декабрьгә кадәр укыйсылары бар курсантларның.