27 июль 2015 яңалыклары
-
Ринат – республикада икенче
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятеннән Ринат Каюмов Мамадышта юл төзүчеләр арасында үткәрелгән һөнәри осталык чемпионатының беренче этабында икенче урынны яулап кайтты. Юл төзү, ремонтлау техникасында эшләүчеләр Мамадыш районында осталыкларын сынадылар. Бәйгедә бөтен республикадан шушы тармакта эшләүче дистәләгән предприятия тракторчылары, шоферлар, грейдерчылар, экскаваторчылар һәм башкалар катнашкан. Ярышларда күрше республикалар, өлкәләр уңганнары да осталыкларын күрсәткәннәр....
-
Почта хезмәткәрләре Сабан туе
Район почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Нурлат районында оештырылган сабантуйларында катнаштылар. Бәйрәм Иске Әлмәт авылы янында үтте. Анда бездән 26 почта хезмәткәре катнашкан. Алдынгы почта бүлекләре, хат ташучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Районара почта элемтәсенең Нурлат узелы җитәкчесе Рәфис Ногуманов Әлки почтальоннарының әйбәт эшләвен аерым билгеләп үткән. Сабантуй булгач, анда...
-
Анино Салман күперле булды
Хлебодаровка белән Анино Салман авылы арасыннан агучы Салманка елгасы аша яңа күпер төзелеп бетте. Ике авылны дүрт километр чамасы озынлыктагы кыр юлы тоташтыра иде. Яз-көз айларында Анино Салман халкы юлсызлыктан интекте. Биредә бит отрядның йөзләгән баш мөгезле эре терлеге дә асрала. Ике авыл арасына яхшы юл салуны исә елга аша...
-
Район советы сессиясе була
29 июльдә, "Колос" кинотеатры бинасында муниципаль район советы утырышы була. Депутатлар Әлки муниципаль район Уставын икенче укылышта кабул итәчәкләр, 2015 елгы район бюджетына өстәмәләр кертүне караячаклар, Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе эше турында мәгълүматны тыңлап тикшерәчәкләр. Утырышның көн тәртибенә шулай ук башка мөһим мәсьәләләр кертелгән.
-
Язучылар белән очрашу
Күптән түгел безнең районда бертөркем язучылар һәм шагыйрьләр булып китте. Алар белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да катнашты. Балалар иҗат йортында зур китап күргәзмәсе ясалган иде. Күргәзмәдә якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз китаплары, кунакларның әсәрләре урын алган. Язучылар белән очрашу ике өлештән торды. Район китапханәсе белгечләре аны эчтәлекле, матур...