3 август 2015 яңалыклары
-
Каргалылар тормышка шөкер итеп яши
13 сентябрьдә үтәсе бердәм сайлау көненә әзерлек бездә күптән бара инде. Ә 1 августтан авылларда халык җыеннары үткәрелә башлады. Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы сыйфатында уздырылган бу җыеннарда сүз сайлаулар турында да бара. Утырышта җирлек үзидарә органы депутатларыннан тыш мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, авыл китапханәсе җитәкчеләре катнаша....
-
Авылга чегәннәр килгән
Алпар авылында бертөркем чегәннәр шәхси хуҗалыкка кереп чыга. Ахырдан хуҗаларның 5 мең сум акчалары югалуы мәгълүм була. Чегәннәр өйгә кереп хуҗа хатыннан эчәргә су сораганнар. Су алып чыкканчы чегәннәрнең берсе өйдән акча урларга өлгерә. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Әгъләм Тукмаков чегәннәрне өйгә түгел, хәтта йортка да кертмәскә, алар...
-
Уңышлардан башлары әйләнгәнме?
Яшь футболчыларыбыз, Татарстан чемпионатында "Б" дивизионында уйнап, Яр Чаллы шәһәренең "Заря" командасына 1:3, Түбән Камадан "Нефтехимик" ка 0:5 исәбе белән җиңелделәр. Шулай да аларның әле призлы урыннарның берсен алу шансы саклана, чөнки Саба районының "Олимп" командасын 2:1 исәбе белән җиңделәр. Җиңелүләрнең сәбәбе нидә соң? Команда тренеры Рифкать Сәгъдиев фикеренчә, сәбәпләр...
-
Прокурорга сорауларыгыз бармы
Район прокуроры Руслан Гыйзәтов 7 августта 10.00-12.00 сәгатьләрдә Чуаш Кичүе авыл клубында халыкны кабул итәчәк. Прокурорга төрле мәсьәләләр, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык хакындагы закончалык, ветераннар мәнфәгатьләре, ришвәтчелеккә каршы тору, хезмәт, пенсия, торак һәм гражданнарның социаль хокукларын яклауга юнәлтелгән башка сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.