12 август 2015 яңалыклары
-
“Әлки хәбәрләре” өчен тавыш бирсәгез иде
Хөрмәтле укучыларыбыз! "Татмедиа"ның легендар брендлары" бәйгесендә лидерлар рәтенә күтәрелү өчен безгә сезнең тавышларыгыз кирәк. Республикада легендлар брендлар бәйгесе башлану хакында хәбәр иткән идек инде. 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу конкурста "Татмедиа"га караган газета-җурналлар арасыннан легендар саналган массакүләм мәгълүмат чарасы сайлап алыначак. Әлеге бәйгедә "Әлки хәбәрләре" газетасы да катнаша. Без...
-
Уңайлы тирәлек булдырыла
Хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр (мәсәлән, инвалид коляскасында йөрүчеләр, кечкенә балалы әниләр һ.б) өчен уңайлы тирәлек булдыру йөзеннән район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегенә махсус керү юлы булдырылды. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары килгәч, район инвалидлар оешмасы аңа мөрәҗәгать итеп, хастаханәнең барлык бүлекләренә дә керү юллары төзүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Сергей...
-
“Комбайн” операциясе
3 августтан 28 енә кадәр районда "Комбайн" операциясе бара. Дәүләт техника күзәтү инспекторлары "Хузангай" ҖЧҖ һәм "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында булып, комбайннарның төзеклеген, куркынычсызлык техникасы һәм янгын хәвефсезлеге таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүен, комбайнчыларның документларын тикшерделәр. Документлары тәртиптә булмау сәбәпле дүрт механизаторга административ штраф салынды.
-
Көмешкә эчеп агуланалар
Ялган аракы сатучыларга каршы көрәш тагын да җитдиләнә. Районда сәүдә нокталары аша сатыла торган спиртлы эчемлекләр күләме кимегән. Ә халык каты градуслы эчемлекне аз кулланмый. Бу турыда район башкарма комитетының чираттагы утырышында да җитди сөйләшү булды. Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров китергән дәлилләргә караганда, соңгы вакытта алкогольле эчемлекләрдән зыян...
-
Хроника
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы итеп полиция подполковнигы Вячеслав Анатольевич Яковлев билгеләнде. В.А.Яковлев моңа кадәр Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары булып хезмәт иткән. Ул 1974 елда туган, гаиләле, өч бала атасы. С.П. Ерыганов Әлки районы эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфаларыннан азат ителде.
-
Басуда бәла чыкмасын
Авыл хуҗалыгында хезмәт урынында имгәнү очраклары урып-җыю чорында аеруча ешая. Соңгы биш елда урып-җыю эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә 41 кешенең гомере өзелгән. Быел да инде Мөслим һәм Питрәч районнарында шундый фаҗигаләрдә ике эшче һәлак булган. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге аяныч очраклардан сабак алырга чакыра һәм урак...