14 август 2015 яңалыклары
-
Өч көн ял итәбез
29,30 һәм 31 август Татарстанда ял көннәре булачак. 30 август -Республика көне якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә күчә. Шулай итеп, алда безне рәттән өч көн ял көтә.
-
15 августтан аучылар өчен көтеп алынган җәйге-көзге ау сезоны башлана
Бу вакытта алар киек кошларны аулый алалар. Безнең районда 500 ләп аучы бар дип исәпләнә, аларның күбесе ауга үзе генә түгел, дүрт аяклы дусты-эте белән бара. Шуңа күрә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану буенча район идарәсе аучыларны болай дип кисәтә: безнең районда этләрнең котыру чире йоктыру куркынычы бик...
-
Һәр йортка ике лампа
Республика ярдәме белән авыл урамнарына лампалар урнаштыру дәвам итә. Иске Камка авыл җирлегенә караган Мәүләшәдә нибары 6 йорт бар. Әле генә биредә булган 6 лампага шуның кадәр яктырткыч өстәгәннәр. Яңа куелган лампалар билгеле сәгатьләрдә генә яна, 30-40% электрны экономияләү мөмкинлеге бирә.
-
Җирлек башлыклары Иделдә сәяхәттә булганнар
Районның 17 авыл җирлеге башлыгы "Александр Суворов" теплоходында өч көнлек сәфәрдә булып кайттылар. Алар "Казан-Самара" маршруты белән Идел буйлап сәяхәт иткәннәр, Самара шәһәрендә экскурсиядә булып, музейга кергәннәр, истәлекле урыннарны караганнар.
-
Кулың һөнәр белсә, тормышта югалмассың
Дүшәмбе көнне ерак Бразилиянең Сан-Паулу шәһәреннән безнең өчен сөенечле хәбәр килеп иреште: Татарстан 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казанда үткәрү хокукына ия булды. Шундый мәртәбәле ярышларны үзләрендә уздырырга теләп, Бельгиянең Шарлеруа шәһәре һәм Франциянең Парижы да үз кандидатураларын куйган иделәр. Тик бу юлы да бәхет безгә елмайды -...
-
Укытучыларыбыз халыкара фестивальдә
Бер төркем мөгаллимнәребез 10-12 августта Алабугада Мәктәп укытучыларының халыкара фестивалендә катнашты. Иң тәҗрибәле һәм оста укытучыларны җыючы әлеге фестиваль быел алтынчы мәртәбә үткәрелде. Анда районыбызны Иске Матак урта мәктәбе педагоглары - директор, физика укытучысы Мария Чванова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Тихонов, математика укытучысы Нина Советникова тәкъдим иттеләр. Алар...