17 август 2015 яңалыклары
-
Кандидатлар дүртәү генә әле
Шәхси хуҗалыгында савым сыерлары асрау өчен ферма төзүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү максатында исемлек туплана. Районга һәр ферма өчен 200 мең сумлык ярдәм исәбеннән 3 миллион 200 мең сум акча биреләчәк. Димәк, 16 шәхси хуҗалык шундый субсидиягә ия була алачак. Әлегә теләк белдерүче һәм таләпләргә туры килердәй кандидатлар дүртәү генә.
-
Татарстан коммунистлары җитәкчесе Әлки районында булды
Җомга көнне Татарстан Республикасы Президенты постына кандидат Хафиз Миргалимов әлкилеләр белән очраштылар. РФ Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы, КПРФның Татарстан Республикасы комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов башта Әлки районын карап йөрде, игенчелек һәм терлекчелек тармаклары үсеше белән кызыксынды, авылларда булды. Аннары "Колос" кинотеатрында әлкилеләр белән очрашты. Ул үз чыгышында безнең...