24 август 2015 яңалыклары
-
Күз табиблары авылларда кабул итә
Авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында күз табиблары халыкны кабул итә башлый. Мондый уңайлык Хузангайда яңа ачылган күз хирургиясе үзәге табиблары белән район үзәк хастаханәсе арасындагы килешү нигезендә тудырыла. Табиб-окулистлар ФАПларда пациентларга медицина тикшерүе үткәрә, зарурлык булганда операция билгели. Кабул итү түләүсез.
-
Җылы турында җылы вакытта кайгырт
1 сентябрьдән үк кайбер социаль объектларга газ ягып җылы бирә башларга мөмкиннәр. Район башкарма комитетының биналарга җылылык бирү мәсьәләсе каралган утырышында шулай әйтелде. Быел социаль учреждениеләр биналарын җылытуга әзерлек күпкә алдан төгәлләнәчәк. Хастаханәләргә, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына, Салмандагы балалар приютына иң беренче чиратта җылы бирелә. Аннан балалар бакчаларына җылы...
-
Бер бөртек
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән.
-
Котыру чире котырып арта
Соңгы вакытта Базарлы Матакта төлкеләр Крайнов урамындагы ике йортка кереп этләргә ташланганнар. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәр ике йортта төлкеләр йөргән урыннарны махсус химик матдә белән эшкәрткәннәр. Бер эткә вакцина ясалган. Төлке белән сугышкан икенче этне эзлиләр. Районда быел котыру чиренең сигез очрагы теркәлгән. Шуларның бишесе - мөгезле эре терлекләрдә,...