2 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Районда парклар һәм скверлар көне
5 сентябрьдә республикада беренче тапкыр парклар һәм скверлар көне үткәрелә. Бу яңа төзелгән һәм реконструкцияләнгән паркларда тормышны җанландырып җибәрергә, халыкка саф һавада күмәкләшеп рәхәтләнеп ял итәргә этәргеч булыр. Районыбызда бу шимбәдә өч паркта көне буе төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Үзәктәге Ленин паркында һәм Яшьләр урамында яңа ачылган Геройлар паркында...
-
Бәйрәм бизәге – ярышлар
Республика көне һәм район юбилее бәйрәмнәре билгеләп үтелгән 29 августта көне буе спорт ярышлары тынып тормады. Базарлы Матак мәктәбе стадионында башта гер, штанга күтәрүчеләр көчләрен сынады. Төрле дистанциягә йөгерү, биеклеккә сикерү, кул көрәштерү кебек ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Көннең икенче яртысында футбол буенча район чемпионатының финал уеннарына үткән командалар көч сынашты....
-
Яңа мәдәният йорты тиздән ишекләрен ачар
Капиталь ремонттан соң өр-яңа төс алган, купшыланган район мәдәният йорты тамашачыларны кабул итәргә әзерләнә. Бинада ремонт эшләре төгәлләнде, мәдәният хезмәткәрләре аны юып-җыештырып чыктылар. Инде бүлмәләргә яңа җиһазлар да куелды. Хәзер осталар тамаша залына утыргыч-креслолар урнаштыралар. Шулай ук сәхнә утлары кую, тавыш аппаратурасын көйләү эшләре бара. Сәхнә киемнәре (пәрдәләрне шулай дип...
-
Иң яхшы мәктәпләр ачыкланды
Узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына әзерлекләре буенча районның иң яхшы мәктәпләре ачыкланды. "Укыту эшчәнлеге" номинациясендә Базарлы Матак, Иске Матак мәктәпләре, гимназия, Әхмәт мәктәбе җиңүче дип табылды. Тәрбия эшчәнлеген бик яхшы алып баручылар - Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Яңа Салман урта, Татар Борнае гомуми белем мәктәпләре. Ә яңа...