Савыты бар, бинасын гына төзисе калды
Сентябрьнең гаҗәеп кызу кояшлы көне безнең район тарихына күптән көтелгән күңелле вакыйга белән кереп калыр. Бу көнне Базарлы Матакның "Алинә" спортзалы каршында төзеләчәк бассейнның нигез ташына капсула салынды.
Мондый тантаналы вакыйгалар Татарстанның берьюлы өч җирендә - Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм безнең Базарлы Матакта булды. Су спорты буенча дөнья чемпионатыннан...