11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
2015-Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш көне
Кеше организмының мөмкинлекләре дә, чыдамлылык запасы да бик зур. Кайбер мөһим органнар, әйтик, күз, колак, бөер, кул-аяк, үпкәләр парлы итеп бирелгән, берсен югалтырга туры килсә дә, организм һәлак булмаячак, кеше яшәвен дәвам итәчәк. Әмма иң мөһим, иң кирәкле орган бер генә. Сүз йөрәк турында. Быелны халык сәламәтлеген кайгыртып, йөрәк кан-тамырлары...
-
Ачык ишекләр көннәре
Салым инспекцияләре 18 һәм 19 сентябрьдә Ачык ишекләр көннәре үткәрә. Милек салымнарын һәркем быелның 1 октябренә кадәр түләргә тиеш. Ачык ишекләр көннәрендә физик затлар милкенә салымны, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртибе хакында күбрәк белергә була. Сезгә җибәрелгән түләү кәгазендә төгәл булмаган мәгълүматлар табасыз икән, салым инспекциясенә гариза...
-
Райондагы барлык балалар бакчалары һәм хастаханәләр инде газ белән җылытыла башлады
Район газ эксплуатацияләү хезмәте җитәкчесе Равил Нургазизов әйтүенчә, әлеге социаль учреждениеләр биналары сентябрь башыннан ук газ ягалар. Шулай ук мәктәпләрнең дә күбесендә ягу сезоны башланган. Бары яңа газ җиһазлары урнаштырылган җиде мәктәпкә әлегә җылы җибәрелмәгән. Алары да алдагы берничә көндә документ эшләрен төгәлләп, җылытыла башлаячак. Бер үк вакытта клубларга, башка...
-
Тагын бер антенна
Базарлы Матакта тагын бер кәрәзле элемтә антеннасы куелды. Ул "Мегафон" кәрәзле элемтәсенә хезмәт итәчәк. Антенна район үзәгеннән Юхмачы ягына чыккан олы юл буенда, Базарлы Матакның калку урынында бастырылды. Шулай итеп, әлеге элемтә операторының абонентларына хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырыр.