12 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Эш урыннарына кире кайталар
Район башкарма комитетының мәдәният һәм ЗАГС бүлекләре ремонттан соң ачылган район мәдәният йортына күченәләр. Клуб хезмәткәрләре 2014 елның октябреннән вакытлыча авыл хуҗалыгы идарәсе бинасына сыенган иделәр. Хәзер инде үз "куышларына" кире кайталар. Мәдәният йортында һәр үзешчән коллективның аерым бүлмәсе булачак. Димәк, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның иҗат итү мөмкинлеге арта.
-
Ярминкәгә 1,4 миллион сумлык продукция алып баралар
Бүген, 12 сентябрьдә, Әлки районы вәкилләре Казанда үткәреләчәк көзге ярминкәдә катнаша. Үзендә җитештерелгән продукция белән "Кызыл Шәрык-Агро" филиаллары, "Хузангай" һәм "Яшь көч" җәмгыятьләре, "Гәрәев", "Тяминов", "Әсәдуллин" крестьян-фермер хуҗалыклары, шулай ук халыктан җыелган товар белән Карга, Алпар, Чуаш Кичүе авыл җирлекләре башкаланың Идел буе районында сату итә. Безнекеләр ярминкәгә 1 миллион...