15 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Көнбагыш урагына төштек
Узган шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районында кыр эшләре барышын мактап узды. Районда бөртеклеләр урагы республикада әеренчеләрдән тәмамланды, көзге чәчү вакытында башкарылды, җир эшкәртүдә дә безнең механизаторлар өлгерлек күрсәтә. Районыбызда икенче урак башланды. Комбайнчыларыбыз көнбагыш суктыруга төштеләр. "Хузангай" җәмгыятендә бүген көнбагыш суктыруда...
-
“02” хәбәр итә
Үткән атнада районда өч караклык факты теркәлгән. Ике очрак кибеттән әйбер урлау белән бәйле. Алар барысы да ачылган. Атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 146 очрагы ачыкланган. Шул исәптән исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән дүрт кеше тоткарланган. Алар Татар Борнае, Базарлы Матак, Түбән Кәчи, Чуаш Кичүе авылларыннан.
-
Экстремизмга юл куймыйк
3 сентябрьдән 30 ына кадәр республикада "Экстремизмга-юк!" айлыгы үткәрелә. Ул мәктәпләрдә бердәм толерантлык дәресе уздыру белән башланды. Балалар өчен әлеге темага бүтән чаралар да оештырыла. Айлык барышында мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә террорлык актлары корбаннары рухына җомга намазлары укыла, гыйбадәтләр үткәрелә. Район үзәк китапханәсе мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен "Экстремизмга юл куймыйк!"...
-
Балалар хосписына ярдәм булсын
Яңа ачылган никахлашу залында "Гашыйк йөрәкләрнең игелекле гамәлләре өчен" дигән Хәйрия акциясе башланды. Әлеге акция бөтен республика күләмендә үткәрелә. Ул Казандагы Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында ятучы авыр хәлдәге пациентлар өчен средстволар җыюга юнәлтелгән. Залда урнаштырылган йөрәк формасындагы үтә күренмәле кубка биредә беренче никахлашкан пар үз взносын кертте инде. Яңа...