16 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Хокуклар турында челтәрдән белеш
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьләләре буенча халык арасында аңлату эшен киңрәк җәелдерү өчен Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе "В контакте" социаль челтәрдә рәсми төркем булдырды. Аның адресы: https://vk.com/zpprpnrt. Ә июнь аенда төркемдә катнашучылардан алынган сораулар буенча он-лайн режимында фикер алышу мөмкинлеге булдырылды.
-
Сөт тапшыру арта бара
Соңгы ун көндә район халкы 234 тонна сөт саткан. Бу узган елның шул чорындагыдан 19 тоннага күбрәк. Алдагы ункөнлек белән чагыштырганда да сөт тапшыру күләме арткан. Ә бит көзгә кергән көннәрдә гадәттә сөт хәзерләүнең кимүе күзәтелә иде. Районда бу көннәрдә шәхси хуҗалыктагы һәр сыердан уртача 8,4 килограмм сөт хәзерләнә. Иске...
-
13 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә районның авыл җирлекләре советларына сайланган депутатлар
Әлки районы территориаль сайлау комиссиясе үзенең 2015 ел 14 сентябрь карарлары белән Әлки муниципаль районы авыл җирлекләре бер мандатлы сайлау округлары буенча өченче чакырылыш депутатлар сайлау нәтиҗәләрен раслады. Яңа сайланган депутатларның исемнәрен һәм сайлаучыларның күпме тавышын җыюларын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Апак авыл җирлеге 1 нче округ. Абҗәббарова Илһамия Хасыйбулла...
-
Газеталарга языла башлаганнар
Карга авыл җирлегендә яшәүчеләр 2016 елның беренче яртысына вакытлы матбугатка языла башлаганнар, инде утызлап гаилә үзләре теләгән газета-журналларны сайлап, язылып та куйганнар. Почта бүлекчәсе начальнигы Рафидә Садыйкова Каргадан тыш Хлебодаровка һәм Демидовка авылларында яшәүчеләргә дә почта хезмәте күрсәтә. "Һәрвакыттагыча, беренчеләрдән булып Сабиров Солтан, Хәмитова Саимә, Хисмәтов Хәлим язылдылар. Хисаметдинов Рәис...
-
Көзге ярминкәдә катнаштылар
Районның берничә авыл җирлеге вәкилләре, фермерлар, эшмәкәрләр узган шимбәдә Казанда Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкәдә сәүдә иттеләр. Безнекеләр ярминкәгә 25 берәмлек техника белән көзге нигъмәтләр төяп бардылар. Яшелчә, ит-сөт ризыклары, бәрәңге, бөртекне халык бик теләп алган. Бигрәк тә сөт, үрдәк һәм тавык түшкәләре тиз сатылып беткән. Фермер Тяминовның бәрәңгесенә дә сорау...