17 сентябрь 2015 яңалыклары
-
17 сентябрь 2015 - 14:32Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле…Бу көннәрдә "Тяминов" фермер хуҗалыгында бәрәңге алу, аны урнаштыру эшләре белән кайныйлар. Быел табигать тә аларга уңышны җыйганда аяз, җылы һава торышы белән булыша. Әнә шундый тынгысыз көннәрендә без әлеге фермер хуҗалыгында эшләрнең барышы белән танышып кайттык. Юрий Тяминов күпме еллар инде бәрәңге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бүген ул аягына...
-
17 сентябрь 2015 - 14:27Район советының оештыру утырышы21 сентябрьдә район мәдәният йортында Әлки муниципаль районы өченче чакырылыш советының беренче оештыру утырышы була. Утырышта 13 сентябрьдә булган сайлау нәтиҗәләре каралачак. Анда муниципаль район советы депутатлары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре чакырыла. Утырыш 13.00 сәгатьтә башлана.
-
17 сентябрь 2015 - 14:22Якташыбызга – дәрәҗәле исемСынлы сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен рәссам, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Минһаҗев Радик Вакыйф улына "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелде. Карамалы авылында туып үскән, бүген Чистай шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Радик Минһаҗевның мондый дәрәҗәле исемгә ия булуы - безнең...
-
17 сентябрь 2015 - 08:31Язылу чоры башланды1 сентябрьдән киләсе елның беренче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды. Райондагы вакыйгаларны, яңалыкларны үзвакытында сезгә җиткереп торучы "Әлки хәбәрләре" газетасына киләсе яртыеллыкка да язылып куярга чакырабыз сезне, хөрмәтле әбүнәчеләребез. Газетага язылу бәясе үзгәрмәде. Халык өчен 6 айга язылу 534 сумга, оешма-предприятиеләр өчен 540 сумга төшәчәк. Подписканы район почта...
-
17 сентябрь 2015 - 08:27Киләсе елга эшләр билгеләделәрИске Камка авыл җирлегендә быел да көнкүрешне яхшырту буенча шактый эшләнде, киләсе елга да планнар төзелде. Мәсәлән, Карамалы авылында яңа модульле ФАП төзеләчәк. Хәзер бинаны кую өчен җир бүлү һәм документлар әзерләү белән шөгыльләнәләр. Ә Иске Камкада су системасын яңартырга җыеналар. Шул уңайдан проект-смета документлары әзерләнә.