18 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Милкең сакланышын алдан кайгырт
Соңгы вакытта янгыннан зыян күргән берничә гаилә район җитәкчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Карактан кала, уттан калмый, дигән гыйбарә бар. Янгын кешеләргә күп зыян сала, байтак мөлкәтне юк итә шул. Ут-күздән, табигать казаларыннан зарар күргән кешеләргә район җитәкчелеге мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша, билгеле. Еш кына бәхетсезлеккә таручылар йорт-җирләрен, мал-мөлкәтләрен...
-
Дуслык, туганлык югалмасын
2004 елның 3 сентябрендә Беслан шәһәренең бер мәктәбенең террорчылар камап алып, андагы укытучыларны, балаларны тоткынлыкта алган иделәр. Ул вакытта 334 кеше һәлак булды, аларның 186 сы балалар иде. Беслан халкы белән бөтен ил, бөтен дөнья кайгырды. Бу хәсрәт, йөрәк әрнүе әлегәчә бетми һәм онытылмый. Шул вакыйгаларны искә алып, ел саен...
-
Фатирлар җылы булачак
Базарлы Матакның Ленин урамындагы күпфатирлы йортның җылылык системасы тулысынча яңартылды. Хәзер һәр фатирда ике контурлы индивидуаль газ казаны куелды. Шулай итеп, фатирдагы җылылыкны хуҗалар үзләре теләгәнчә ясый алалар. Шулай ук краннарда җылы су да булачак. Яңа казаннар өчен түләү 7 елга төзелгән килешү нигезендә аена 800 сум тирәсе суммада башкарылачак....
-
Базарлы Матакта бассейн төзелә башлады
Нигез ташына тантаналы шартларда капсула салынган бассейн төзелеше башланды: "Фортекс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзүчеләре, Базарлы Матакка килеп, бассейн буласы мәйданга беренче субайларны кактылар. Бу атнада биредә булачак объект төзелешенең җир эшләренә керештеләр. Татарстан Президенты бассейнны киләсе елның 1 сентябренә өлгертергә кушты бит. Шуңа да төзелеш эшләре темпы югары булыр, мөгаен....