22 сентябрь 2015 яңалыклары
-
230 тонна сөт
10-19 сентябрьдә район буенча шәхси сектордан 230166 килограмм сөт җыеп тапшырылган. Карга, Салман, Иске Чаллы, Иске Алпар җирлекләре буенча һәр сыердан көн саен 12-10 кг сөт саткан хуҗалары. Көз сөтчелек тармагы өчен мул продукция чоры саналмаса да, шәхси сектордан сөт хәзерләү үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 18,7 тоннага арткан.
-
“Россия почтасы”ннан бүләк
2014 елның көзендә, вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышында, "Россия почтасы", "Подписка рәсмиләштереп, бүләк уйнатуда катнаш" дигән акция үткәргән. Анда безнең районнан да катнашучылар булган. Акциядә җиңүчеләргә ул бүләкләрне Нурлат почтамты начальнигы Рәфис Ногуманов һәм почта эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы Лидия Чуманова тапшырды. Түбән Колчуринодан Кристина Баканова һәм Югары Кәчидән...
-
Агачлар утыртабыз
26 сентябрь, шимбә көнендә республикада агачлар утырту көне үткәрелә. Базарлы Матакта оешма-учреждениеләр коллективлары, мәктәп укучылары Имәнлек урамындагы Ана даны паркында һәм киләсе елда төзеләчәк зур яңа парк территориясендә (ул Вахитов, Көнчыгыш, Афанасьев урамнары очында урнаша), күпләп имән, юкә һәм башка агач-куаклар утыртачаклар. Бу эш районның һәр авылында оештырылыр, халык та...
-
Бер көн – автомобильсез
Бүген, 22 сентябрь, бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге акциянең төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Ә бит машиналарның искиткеч күп булуы зур шәһәрләр проблемасы гына түгел. Бүген авыл җирендә дә йорт саен...
-
Салымнарны түләр вакыт
1 октябрьгә кадәр узган 2014 ел өчен милек, җир һәм транспорт хуҗалары салым түләп өлгерергә тиеш. Бу эш авыл җирлекләрендә актив төстә алып барыла: узган атнада, мәсәлән, 301 мең сум күләмендә җир салымы җыелган (җыелырга тиешле бу төр салым 885 мең сум тәшкил итә. Транспорт салымы - күләме буенча иң...
-
Куркыныч чыганагын эзләделәр
Узган атна ахырында Базарлы Матакта террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Моның өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында шартлау куркынычы булган әйбер куелган, дигән версия кулланылды. Бинада һәм якындагы башка биналардан кешеләр эвакуацияләнде. Нәтиҗәдә шикле тарма табылды, аны куркынычсызлык таләпләренә туры китереп тикшерделәр. Бу эшкә Чистай...