24 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ
Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт...
-
Корбан чалуның савабы зур
Кичә, Корбан бәйрәме иртәсендә, районыбызның барлык 29 мәчетендә гает намазлары укылды. Мәчетләргә бик күп халык җыелган иде. Алар вәгазь тыңладылар, намаз укыдылар, сәдака тараттылар. Мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләргә мәчетләргә район башлыгы Александр Никошин һәм аның урынбасары Рәшит Билалов та килделәр. Ә гает намазыннан соң бик күп мөселманнар корбан чалды. Аллаһ...