28 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Газны законсыз өзгәннәр
"Чистайгаз" ЭПУ ның район газ эксплуатацияләү хезмәте халыкның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ җибәргәндә закон бозу очракларына юл куелган. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү вакытында әнә шул ачыкланды. Вадим Серобаба, район прокуроры ярдәмчесе. Тикшерү нәтиҗәсендә менә нәрсә мәгълүм булды. Газ эксплуатацияләү хезмәте (РЭГС) вәкилләре Базарлы Матакта газ җиһазларын тикшерү һәм...
-
Казынуларда катнашалар
Базарлы Матак мәктәбенең бер төркем укучылары күрше Спас районының Измәр авылы тирәсендә кызыклы экспедициядә катнашалар. Укытучылары Сергей Платонов җитәкчелегендә алар тарих эзләрен ачыклап, казыну эшләре алып баралар.
-
Безнекеләр урталыкта
25-26 сентябрьдә Буада милли көрәш буенча республика ярышлары узды - 1997-98 елда туганнар көч сынашты. Ярышларда 35 команда катнашып, безнекеләр 13 нче урынны алды.
-
Олылар көненә багышлап ярминкә
3 октябрьдә район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышлап зур ярминкә үткәреләчәк. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре бөртек, печән, ярма, башка төр продукция сатачак. Сәүдә рәтләрендә эшмәкәрләр, мәктәп коллективлары, авыл җирлекләре вәкилләре дә урынын алып, товарын тәкъдим итәчәк. Ярминкәгә рәхим итегез, көзге муллыктан файдаланып калыгыз, әлкилеләр.
-
Малайлар атнаса
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә дүрт малай дөньяга килгән. Алар гаиләдә беренче һәм икенче балалар.