29 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Автомобильчеләргә ярдәм
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә кайбер хезмәтләрне үз сайты аша күрсәтә хәзер. Мәсәлән, түләнмәгән штрафларны, сатып алырга җыенган машинаның "тарихын" ачыкларга, инспекциягә гариза юлларга, йөртү таныклыгын тикшерергә була. Гомумән, автомобильчеләр өчен www.gosuslugu.ru һәм www.gibdd.ru сайтлары күп кирәкле мәгълүмат, уңайлы хезмәтләр тәкъдим итә.
-
Ике елга төрмәгә
Узган атнада юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары исерек килеш машина белән идарә итүче 2 кешене тоткарлаганнар. Аларның берсе шул ук сәбәп белән икенче тапкыр эләккән инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Бу кадәр җавапсызлыгы өчен аңардан 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф түләтергә яисә 2 елга кадәр төрмәгә үк утыртып...
-
Көзге чакырылыш башлана
Армиядә чакырылыш буенча хезмәт итәргә тиешле егетләр өчен мөһим чор башлана. Район хәрби комиссариатында чакырылыш комиссияләре 1-2 октябрьдә эшләп китә. Табиблар да шул көннәрдә, аннары 5-6 һәм 9-10 октябрьдә хәрби комиссариатта егетләргә медицина тикшерүе үткәрәчәк.
-
Утырттылар япь-яшь имәннәр
Район үзәгендә агачлар утырту көне үткәрелде. Күп кенә коллективлар, мәктәп укытучылары һәм укучылар бу игелекле эшкә теләп кушылдылар. Базарлы Матакта шушы бер көндә 300 ләп төп юкә агачы һәм куаклар утыртылды. Төп эшләр Имәнлек урамында гөрләде. Исеме җисеменә туры килсен, дип бу урамда мәктәпләр чикләвектән үстергән яшь имәннәрне утырттылар. Ә...