5 октябрь 2015 яңалыклары
-
Каратэчыларыбыз уңышы
4 октябрьдә киокусинкай каратэ буенча Димитровград шәһәре беренчелегендә районыбыз спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Әлки данын анда район благочинные Андрей Зиньков җитәкчелегендәге "Патриот" клубында тәрбияләнүчеләр һәм "Алинә" спорт залында тренер Геннадий Вассунов кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Екатерина Зинькова, Алмаз Шәйхетдинов, Данил Гыйматдинов, Ранис Сираев, Данил Фәхретдинов беренче урыннарны алдылар. Милана Варламова,...
-
Сез җәмгыятебезгә бик кирәк
1 октябрь - Өлкәннәр көнендә районда бик күп бәйрәм чаралары уздырылды: һәр авылда, һәр предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә диярлек әби-бабайларны я үзләренә кунакка чакырып хөрмәтләделәр, я инде тәмле күчтәнәчләр алып, ветераннарның өйләренә бардылар, тәбрикләп, җылы теләкләрен җиткерделәр. "Алинә"дә өлкәннәр ярыша Олы яшьтәге әлкилеләрне котларга дтп безгә кунаклар да килгән иде....
-
Фәракшиннар истәлегенә бәйге
"Алинә" универсаль спорт залында бертуган Фәракшиннар истәлегенә милли көрәш бәйгесе булды. Үргәгар авылында туып-үскән Илмир һәм Илсур Фәракшиннар - күп тапкырлар район Сабантуйлары батырлары булган оста көрәшчеләребез иде. Бәйгене ачу тантанасында аларның энеләре Илнур катнашты, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ярышларда Алексеевск, Чистай, Нурлат һәм үзебезнең район көрәшчеләре - йөздән артык ир-егет...
-
Авариядә сыер гаеплеме?
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары хәбәр итүенчә, үткән атнада 103 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, исерек килеш машина йөртүче 3 кеше тоткарланган. Ә менә Иске Алпар һәм Үргәгар авыллары янында булган аварияләрдә кемне гаепләргә белмәссең: зур юлдан баручы автомобильләр белән …сыерлар бәрелешкән. Сөтлебикәләрен югалткан хуҗаларга бу очракта үзләрен генә гаеплисе инде: терлекләрне...
-
Беренчеләрнең әзерлеге тикшерелә
Быел беренче мәртәбә районыбызның беренче сыйныф укучылары халыкара тикшерүдә катнаша. Әлеге тикшеренү беренче сыйныфка килүче балаларның гомуми әзерлек дәрәҗәсен ачыклау максатында оештырыла. Казанда махсус курсларда укып кайткан педагогларлар бу көннәрдә беренчеләр белән әңгәмә-интервьюлар үткәрә. Мондый әңгәмәләр уку елы ахырында да уздырылачак. Бу тикшеренүдә республиканың сигез районы, ә бездә ун мәктәп...
-
Укытучыларыбыз бәйрәм тантанасында катнашты
3 октябрьдә районыбыз мәгариф хезмәткәрләре Казанда Халыкара укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән зур тантанада катнаштылар. "Татнефтьарена"да узган бәйрәм чарасына иң әйбәт укытучылар һәм мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү педагоглары - барысы 25 кеше барды. Мәгариф хезмәткәрләре бу көнне күп котлаулар кабул иттеләр. Һөнәри бәйрәмнәре белән аларны Татарстан Хөкүмәте...