7 октябрь 2015 яңалыклары
-
Игелекле кунаклар күп булган
Юхмачыдагы интернат-йортта яшәүчеләр өчен Өлкәннәр ункөнлеге төрле вакыйгаларга, бәйрәм кичәләре һәм очрашуларга бай булды. Әйтик, бертөркем өлкәннәр борынгы Болгарга барып кайттылар. Бу сәяхәт "Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугуновның ярдәме белән мөмкин булды. Агачлар утырту акциясендә дә катнашканнар интернатта яшәүчеләр: район урман хуҗалыгы (җитәкчесе Евгений Васяйчев) бүлеп биргән 35 төп юкә...
-
Кызларның да йодрыгы каты була
1-4 октябрьдә Арчада кызлар арасында бокс буенча республика сайлап алу турниры үтте. Анда безнең районнан 2000 елда туган кызлар катнашты. Билалова Динә, 43 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә чыгыш ясап, икенче урынны, ә 50 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә көч сынашкан Ольга Гнеденкова беренче урынны яуладылар.
-
Республика авыл хуҗалыгы уңганнарын хөрмәтли
Татарстанның авыл хуҗалыгы уңганнары бүген Казанның Корстон мәдәни үзәгендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең район вәкилләре дә бәйрәмгә китте. Делегацияне район башлыгы Александр Никошин җитәкли. Авыл хуҗалыг;ы хезмәткәрләре адресына республика җитәкчеләре авызыннан котлау һәм рәхмәт сүзләрен тагын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, "Хузангай" җәмгыяте директоры Евгений...
-
Бер авылны гына исәпкә алачаклар
1 октябрьдән 31 октябрьгә чаклы илебездә халык санын исәпкә алу үткәрелә. Бик аз халыкка кагылганга күрә, ул микро исәпкә алу дип атала. Безнең районда бары Юхмачы авылында гына үткәреләчәк исәпкә алу. Аның барышында Татарстан халкының бүгенге социаль-демографик хәле турында мәгълүмат туплау планлаштырыла, аларга нигезләнеп төрле үсеш программалары эшләнәчәк.