8 октябрь 2015 яңалыклары
-
Көзге чакырылыш башланды
Армиядә чакырылыш буенча хезмәт итәргә тиешле 200 дән артык егет бу көннәрдә район үзәк хастаханәсе табиблары медицина каравы үтә. Чакырылыш комиссиясенең соңгы утырышы бүген була. Ә быел көзге чакырылыш вакытында безнең районнан 37 егет армиягә алынырга тиеш.
-
Компьютер аша язылыгыз
Социаль яклау чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча белгечләргә кабул итүгә Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында язылырга була. Моның өчен "Шәхси кабинет" аша uslugi.tatarstan.ru сайтына керергә, "Социаль яклау" бүлеген сайларга, аннан соң "Кабул итүгә язылу" вкладкасына узарга кирәк.
-
Өйләрне кышка әзерләштеләр
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Татар һәм Чуаш Борнаенда, Апак, Карга, Яңа Чаллы һәм башка кайбер авылларда үзләре карап торган әби-бабайларның өйләрен, йорт тирәләрен кышка әзерләү максаты белән "Чиста өй" дигән акция үткәргәннәр. Кайбер хезмәткәрләргә бу эштә мәктәп балалары да ярдәм иткән.
-
"Авырлыклар мине куркытмый", ди гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков
Авыл хуҗалыгының кайсы тармагында да хезмәт җиңел түгел. Фермада булсынмы, басудамы - эштән тайчанмаучылар, тырышлар гына уңышка ирешә. Ә үзен җирдә хуҗа итеп тоючылар, үз көченә ышанганнар яңалыкка юл ярудан курыкмый, теләсә нинди хезмәткә кыю алына. Гаилә фермалары корып эшли башлаучылар әнә шундый. Автомобиль трассасыннан борылып Түбән Колчуринога керүче юл...