9 октябрь 2015 яңалыклары
-
Илне икмәкле, ризыклы итүчеләрне данлыйк
Район авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы 1,5 меңгә якын кеше - җитәкчеләр һәм белгечләр, игенчеләр һәм терлекчеләр бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ел әле тәмамланмаса да, бәйрәмгә турылап без үсемлекчелек һәм терлекчелектә ирешкәннәргә нәтиҗә ясап, алга таба куелган бурычлар турында сөйли алабыз бүген. Роберт Гадиев, район авыл хуҗалыгы...
-
Берләшмәгә яңа машина бирелде
Район ветеринария берләшмәсе бу көннәрдә яңа машинага ия булды. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы ветеринарларга "Лада-Ларгус" автомобиле бүләк итте. Машина иркен, хуҗалыкларга барып ветеринария чараларын үткәрү өчен кирәкле җиһазларга урын җитәрлек, дип сөенәләр берләшмәдә.
-
Төзелеш һәм ремонт эшләре дәвам итә
Юхмачы авылындагы балалар бакчасында ремонт бара: бинаның түбәсе алыштырылды, аңа өр-яңа пластик тәрәзәләр, ишекләр куелды, идәннәр дә яңа баштан җәелде. Инде стенасы да тышкы яктан сайдинг белән тышлана. Шул ук вакытта эчке бизәү эшләре дә башкарыла. Барлык ремонт эшләренең гомуми бәясе 6 миллион сум тәшкил итәчәк. Район үзәк хастаханәсенең поликлиника...
-
Чуаш Борнаенда тагын бер буа
Әлки ПМК "Мелиорация" җәмгыяте Чуаш Борнае авылында тагын бер буа кору белән мәшгуль. Буа "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы кырларын сугару өчен төзелә. Аның проект бәясе 9,5 миллион сум. Объектта инҗенер Әгъзам Мөрсәлимов җитәкләгән тәҗрибәле төзүчеләр эшли. Җәмгыять быел зур күләмле эш башкарды: Югары Әлморзада буа төзеде һәм Татар Суксуында булганын ремонтлады....
-
Терлекләрнең сәламәтлеге кайгыртыла
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларны туберкулез, бруцеллез, лейкоз авыруларына көзге тикшерүне төгәлләделәр. Ветеринарлар 2100 баш сыердан анализ алдылар. Алар шулай ук тагын бер куркыныч авыру - себер түләмәсенә каршы вакцина да кадаганнар. Безнең яклар өчен соңгы елларда зур куркыныч тудыра башлаган котыру чиренә каршы да кисәтү чаралары...