14 октябрь 2015 яңалыклары
-
Вакытлы матбугатка актив язылалар
Ташбилге авыл җирлегендә яшәүчеләр киләсе елга вакытлы матбугатка бик актив язылалар. Алар инде 69 экземпляр район газетасына подписка рәсмиләштергән (планның 60 проценты). Башка газета-журналлар буенча да күрсәткечләр әйбәт: "Ватаным Татарстан" буенча куелган бирем 73 процентка, "Республика Татарстан" буенча 43 процентка үтәлгән.
-
Армия алынучының эш урыны сакланамы?
Улым быел вуз тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшкә урнашкан иде. Ә бу көздә аңа хәрби хезмәткә китәсе. Ул армиядән кайткан вакытка хезмәт урыны сакланырмы икән? Шул хакта закон бармы? Зинһар аңлатып языгыз әле. Ә.Мәхмүтова, Базарлы Матак авылы. Газета укучыбыз юллаган әлеге сорау белән без район прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Прокурор урынбасары...
-
Яңа приход рәисе билгеләнде
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен фәрманы белән иерей Андрей (Андрей Матвеев) Чуаш Шәпкәсендәге Архангел Михаил приходы һәм Кошкидагы Изге Троица храмы приход советы рәисе итеп билгеләнде. Моңа кадәр әлеге приход рәисе булган Николай Андреев вазыйфаларыннан азат ителде.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Юллар төзү һәм ремонтлау эшендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Алексеевскдорстрой" ААҖ район участогының бер төркем хезмәткәрләре муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге бүләккә слесарь Илфат Фәракшин, машина йөртүче Айрат Хисмәтов, тракторчы Ринас Галимов ия булдылар. Ә яшь шофер Рәзил Сафин Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы...