15 октябрь 2015 яңалыклары
-
Миңсылу апа китапка кергән
Татарстан Мәдәният министрлыгы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты белән берлектә «Мәдәният, сәнгать һәм киноматография хезмәткәрләре фронта һәм тылда» дип аталган рус һәм татар телләрендә китап бастырып чыгарган. Әлеге китапта 10 яшеннән сәхнәдә чыгыш ясый башлап, гомер буе үзешчән сәнгатьтә катнашып килгән, Чуаш Кичүе авыл клубы директоры булып бик озак эшләгән...
-
Яхшырак лампаларга алыштыралар
Түбән Кәчи җирлегендәге авыллар урамнарына 85 яктырткыч куелган инде. Аларда энергияне сакчыл тотучы лампалар яна. Әмма камиллекнең чиге юк, җәй көннәрендә 5 светодиод лампа алып куйганнар һәм аларның аз энергия тотып, 5-6 тапкыр күбрәк яктылык бирүләренә ышанганнар. Шуңа күрә тагын 10 шундый лампа алып, яктылык җитеп бетмәгән урамнарга куячаклар бу...
-
Табиблар өйләренә җылы килә
Хузангай авылында тзөелгән яңа өйләргә газ җибәрелә бу көннәрдә. Берсе ике фатирлы, берсе 4 фатирлы әлеге өйләрдә районара күз хирургиясе үзәгендә эшләүче табиблар һәм аларның гаиләләре яшәячәк.
-
Субсидияләргә чикләү кертелә
Октябрь башы белән коммуналь хезмәтләр һәм торак өчен түләүләр буенча ташламаларда үзгәрешләр пәйдә булды - аларга норматив чикләр куелды. Бу ни дигән сүз? Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча ташламалар инвалидларга, төрле техноген фаҗигаләрдә зыян күргән гражданнарга федераль бюджеттан бирелә. Аның ярдәмендә инвалидларга бу чыгымнарның яртысы субсидия сыйфатында кире кайтарыла. Дөресрәге, октябрьгә...