19 октябрь 2015 яңалыклары
-
Ял итү, аралашу почмагы булсын
Бу атнаның беренче көнендә район үзәге өчен мөһим тагын бер вакыйга булды - Базарлы Матакның Имәнлек урамында Ана даны паркы ачылды. Паркны чынлап торып җәй башында гына төзи башладылар дип әйтә алабыз. Гәрчә аның проекты, эш планы үткән елда ук әзер иде инде. Бу паркны төзүгә халыктан җыелган үзара йөкләнгән...
-
Педагогларыбыз спортта – өченче
Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасында безнең команда авыл районнары арасында өченче урынны алды. Спартакиада Мамадыш районында узды. Мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин җитәкчелегендәге районыбыз командасы 23 кешене берләштерде. Алар арасында төрле фән укытучылары бар иде. Педагоглар эстафетада, озынлыкка сикерүдә, армрестлингта, пневматик винтовкадан атуда, бадминтонда, аркан тартышуда ярыштылар. Ә команда җитәкчеләре...
-
“Алинә”дә республика ярышы
25 октябрьдә Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залында киокусинкай-карате буенча республика ярышы узачак. Үсмерләр һәм өлкәннәр арасында үтәсе әлеге бәйгедә республиканың иң көчле спортчылары катнашуы көтелә. Аларның көч сынашуын күзәтү күпләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булыр. Районыбызда спортның әлеге төре соңгы елларда бик активлашты. Безнең каратечы егет һәм кызларыбыз төрле бәйгеләрдә...
-
Ике бәби
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән.