23 октябрь 2015 яңалыклары
-
Район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
23 октябрьдә муниципаль район советының икенче утырышы булды. Аны район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә катнашты. Утырышта беренче итеп муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды. Район советының 21 сентябрьдә булган беренче утырышында район башкарма комитеты...
-
Күке-аналар да күп
Алиментлар буенча бурычлары җыелган 108 әлкиле суд приставлары хезмәтенең район бүлегендә исәптә тора. Балигъ булмаган балаларына тиешле түләнмәгән әҗәтләре 300 мең сумга җиткән кешеләр бар. Дөрес, кайберәүләр аз-азлап булса да түләп, алимент бурычларын киметеп торалар. Балалары алдында бурычлыларның 30 ы - хатын-кызлар. Болар барысы да диярлек ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән,...
-
Сихтермәдә су һәм газ кертәләр
Бүген Хузангай-Сихтермәдә табиблар өчен төзелгән дүрт фатирлы ике өйнең берсенә газ җибәрелә. Икенчесе дә әзер. "Алькеево-Спецстрой" җәмгыяте эшчеләре ул өйләрне газлаштыру эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыкканнар. Җәмгыять бу авылда барлыкка киләчәк яңа "микрорайонга" 2 километр суүткәргечләр, 1200 метр газүткәргечләр тарткан; наемга биреләчәк, инде төзелеп беткән 10 йортның эчке газлаштыру эшләрен...
-
Бурычлы үлми, дисәләр дә
Районыбызның 608 кешесе бүген чит илгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм. Түләнмәгән бурычлары (кредитлар, салымнар, алимент, штрафлар һ.б) 10 мең сумнан арткан бу затларга закон нигезендә Россия Федерациясеннән читкә чыгу чикләнә. Суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, теге яки бу түләүләрне вакытында башкармыйча бурычка батканнарга карата кырыс чаралар...