Паркларны яктырталар
Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәленнән алып хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үткән якташларыбызга багышланган мемориалга кадәр арага брусчатка җәеп яңа сукмак салынды.
Ә "Энерготехсервис" предприятиесе эшчеләре шушы аллеягага 19 яктырткыч лампа куялар. Әлеге предприятие район үзәгенең Имәнлек урамындагы "Ана даны" паркын яктыртуны да башкарып чыкты - биредә барлыгы 40 лампа урнаштырылды....