2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Әле кино карыйлар, әле концерт...
Юхмачы интернат-йортында яшәүчеләрне район кино күрсәтү оешмасы ай саен аларның яшьлегендә популяр булган фильм алып килеп сөендерә. Чуаш Кичүе, Хлебодаровка мәктәпләре коллективлары (директорлар Фәния Зәйдуллина, Анна Локтева) концерт программалары белән чыгыш ясыйлар. Ә Түбән Әлкидән эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов теләсә нинди гозерләренә җавап итеп, кирәкле ярдәмне күрсәтеп тора. Интернат җитәкчеләре һәм...
-
Ир-атлар тормышын өйрәнәләр
Районыбыз ир-атлары Татарстан Фәннәр академиясе һәм Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе үткәргән социологик тикшеренүдә катнаштылар. 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-егетләр арасындагы әлеге тикшеренү сентябрь-октябрь айларында республиканың 14 авыл районында, шул исәптән бездә дә уздырылды. Фәннәр академиясе галимнәре 44 сораудан торган махсус анкета төзегәннәр. Анкета сораулары авылда яшәүче ир-атлар тормышының төрле...
-
Хатирәсе, шигырьләре яши
"Татарстан-Яңа гасыр" телеканалының 31 октябрьдә булган "Әдәби хәзинә" тапшыруы якташыбыз Шамил Маннаповка багышланды. Тапшыруда шагыйрьнең тормышы, иҗаты шактый киң яктыртылды. Телевидение фондында сакланган язмалардан әдипнең үзе укуында байтак шигырьләрен ишеттек. Журналистлар Шамил Маннаповның туган авылы Татар Мулласында да булганнар. Шагыйрьнең туганнан туган энесе Нургаләм Маннапов абыйсы хакында истәлекләрен уртаклашты. Район...
-
Ике исерек тоткарланган
Районда узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 67 очрагы теркәлгән. Шул исәптән автоинспекторлар руль артына исерек хәлдә утырган ике йөртүчене тоткарлаганнар.
-
Өч бәби
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике кыз һәм бер малай дөньяга килгән.
-
Динәнең җыр бәйгесендә уңышы
Казанда үткән "Калфаклы сандугач" төбәкара конкурста катнашып, Базарлы Матак мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Динә Билалова өченче призлы урын алып кайтты. Әлеге конкурс мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйковага багышланган һәм бәйгедә катнашучылар аның җырларын башкарырга тиеш булганнар. Динә композиторның "Әйтергә микән, әйтмәскә микән" дигән җырын оста итеп башкарып, абруйлы жюриның югары...