3 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Икенче урак дәвам итә
Районда 4600 гектарга якын мәйданда бөртек өчен кукуруз һәм 1900 гектар чамасы көнбагыш суктырасы калды. Әлеге культуралар быел бездә гаять зур урын биләде. Игенчеләребез май өчен көнбагыш суктыруны барлык мәйданның 86 процентында башкардылар. Бу кыйммәтле культура бездә 13 мең 932 гектар биләгән иде. Шуның 12 меңнән артыгыннан уңыш җыеп алынды....
-
Ферма төзү өчен ярдәм ала
Иске Тахтала авылында яшәүче Петр Рыжков үз хуҗалыгында ферма төзү өчен дәүләттән 200 мең сум күләмендә ярдәмгә өмет тота. Моның өчен кирәкле документларны җыеп тапшырган инде. Әлегә хуҗалыгында 3 сыер, бозаулар бар. Яңа бина төзеп куя алса, Петр Рыжков сыерлар санын арттырырга исәпли.
-
Күршеләргә концерт белән
Түбән Колчурино үзешчәннәре Чуаш Борнаена барып сәгать ярымлык концерт куйганнар. Тамашачылар күршеләрен бик әйбәт кабул иткәннәр. Аларга бигрәк тә Елена Фурасева, Светлана Мурзакова, Татьяна Фадеева башкаруында җырлар, мәктәп укучылары әзерләгән биюләр охшаган. Концертны бик оста итеп китапханәче Надежда Фурасева алып барган.
-
Элеккегеләре брак булган
Шәмбә-якшәмбе көннәрендә Борискино җирлегенә кергән авылларда урам яктырткычларын алыштырганнар. Чөнки моңарчы куелганнары сыйфатсыз булып, бик тиз янып чыккан. Район электр челтәрләре хезмәткәрләре Борискинода 15, Яңа Әнҗерәдә 8 һәм Иске Әнҗерәдә 50 лампаны яңага алыштырганнар. Хәзер урамнарда якты, төнлә дә рәхәтләнеп йөрергә була.
-
Тугыз гаилә таркалган
Октябрь аенда районда 13 бала туган, 8 никах теркәлгән. Ай дәвамында 9 гаилә таркалган, 25 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ел башыннан бирле исә 121 нарасый дөньяга аваз салган, 72 туй булган, 34 пар аерылышкан, 271 кеше вафат булган. Чагыштыру өчен: 2014 елның октябрендә 19 бала туган, 7 пар никахлашкан, 5 пар...