5 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Каникулда акча эшлиләр
Районда быел 210 мәктәп баласы каникулларда, шулай ук укудан буш чорда вакытлыча эш белән тәэмин ителгән. Үсмерләрне эшкә урнаштыру өчен халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге район оешма-предприятиеләре белән 17 килешү төзегән. Базарлы Матак, Иске Матак, Борискино урта мәктәпләре, Карга төп мәктәбе, үзәк китапханә балаларга хезмәт урыннары бирү юнәлешендә аеруча...
-
Ярминкәләр ике якка да кирәк
Казанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүчеләр дә актив катнаша. Иртәгә, 6 ноябрьдә, җирлек советы биргән транспорт белән башкалада яшәүчеләргә сөт, йомырка, яшелчәне күпләп алып барачаклар. "Халык бу мөмкинлектән рәхәтләнеп файдалана: терлек, кош-корт чалучылар үзләреннән арткан итне, сыер асраучылар сөт, эремчек, каймак җибәрәләр. Күпме генә алып барсак...
-
Әдәби кичә кунаклары – пенсионерлар
Балалар иҗат йортында күренекле рус шагыйре Сергей Есенинның 120 еллыгына багышланган әдәби кичә булды. "Әдәби-музыкаль кунакханәгә" өлкәннәр - Россия пенсионерлар берлегенең район бүлеге әгъзалары чакырылды. Район үзәк китапханәсе, мәдәният йорты, балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре Есенинның иҗаты, тормыш юлы хакында сөйләделәр. Сәхнәдән шигырьләрен укыдылар. Үзешчән сәнгатькәрләребез башкаруында шагыйрьнең күп җырлары һәм...
-
Мәчет ремонтлауда булыша
Иске Салман авылында туып-үскән Рәис Хәйруллин мәчетне ремонтлауда ярдәм итә. Ул Лаеш районының Каип авылында яши. Әмма туган авылын онытмый. Әле менә мәчеттә үз акчасына юыну-тәһарәтләнү бүлмәсе ясаткан. Инде мәчетнең тәрәзәләрен пластик рамлыларга алыштырта икән.