6 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Видеокүзәтү артачак
Якын киләчәктә социаль учреждениеләр биналарында, бигрәк тә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, клубларда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылачак. Террорга каршы район комиссиясенең шушы арада булган утырышында бу хакта җитди сүз барды. Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Мәгълүм булганча, нәкъ менә видекүзәтү язмалары ярдәмендә күп кенә җинаятьчеләрнең эзенә төшәләр....
-
Яңа җитәкче билгеләнде
"Таттелеком" Алексеевск районара электр элемтәсе узеленың Әлки цехы начальнигы итеп Ринат Миннегали улы Зарипов билгеләнде.
-
Конституция көне белән котлау
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады: "Хөрмәтле райондашлар! Татарстанның үз Конституциясен кабул итеп, республика үсешендә максатчан юнәлеш билгеләү тарихи мөһим вакыйга булды. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисадый мөмкинлекләрне күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге...
-
Иминлек һәм мөмкинлекләр гаранты
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Төп законы - Конституция кабул ителде. Ул республиканы һәрьяклап үстерү, халкына тигез мөмкинлекләр тудыру, табигать байлыкларыннан файдаланып, тормышыбыз дәрәҗәсен күтәрү, Татарстанны Россиянең иң алдынгы төбәге итү һәм халыкара таныту өчен ышанычлы нигез булды. Үз Конституциябезне кабул итеп, аңа таянып яшәү татарстанлыларга яңа мөмкинлекләр бирде....
-
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым....